+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 июль 2025, 13:15

Машинаны күрмичә дә 7 миллион күчергән

Салаватта 49 яшьлек кешегә мошенниклар отышлы бәядән яңа автомобиль сатып алырга тәкъдим иткән...

Машинаны күрмичә дә 7 миллион күчергәнМашинаны күрмичә дә 7 миллион күчергән
Машинаны күрмичә дә 7 миллион күчергән
Узган тәүлектә мошенниклар кулыннан 5 кеше зыян күргән.

Салаватта 49 яшьлек кешегә мошенниклар отышлы бәядән яңа автомобиль сатып алырга тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, җинаятьчеләр, хәтта машинаны күрсәтмичә дә, ир-атны 7 миллион сумнан артык акча күчерергә күндерә алган.

Берьюлы Уфаның берничә кешесенә янәсе салым хезмәте һәм дәүләт хезмәтләренең техник ярдәм хезмәткәрләре шалтыраткан. Җинаятьчеләр аларга шәхси мәгълүматларны урлау турында хәбәр иткән һәм акчаларны вакытлыча «хәвефсез счетка»күчерергә тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, гомум зыян якынча 1,4 миллион сум тәшкил иткән.

Тагын бер очрак Стәрлетамакның 38 яшьлек кешесе белән булган. Мессенджер аша ир-ат белән криптобиржаның «хезмәткәрләре» элемтәгә керә һәм «санлы валюта»га инвестицияләргә тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, ир-ат мошенниклар кулына 500 мең сумга якын акча биргән.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә: билгесез номерлардан шалтыратуларга игътибарлы булыгыз. Үзегезгә шалтыраткан һәркемгә ышанмагыз, бигрәк тә акча күчермәгез һәм таныш булмаган кешеләргә акча бирмәгез. Үзегезне саклагыз!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас