Кечкенә генә, әмма искиткеч матур табигатьле, урман-тугайларга, чишмә-суларга бай, 100 еллык тарихы булган авыл ул Разыя. Җәйнең кояшлы бер көнендә колачын җәеп, авылдашларны үзенең “канаты астына” җыйды ул.
Биредә ике чара тәңгәл китереп үткәрелде. Беренчесе — Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан фронтовик авылдашлар хөрмәтенә бик тә күркәм, заманча ихаталап алынган скверда обелиск ачылды. Икенчесе — авылның юбилее.
Мәчеттә азан әйтелгәннән соң халык бәйрәм тантанасына агылды. Ике урамлы авыл үзенең яшьлеген кичергәндәй булды. Бигрәк тә мәчет каршындагы мәйдан сабантуйны хәтерләтте. Разыя халкы һәр нәрсәгә маһир: кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмәнең һәммәсе күз явын алып торды. Инәкәем, мәрхүмә Мөнәвәрә Гыймазетдин кызы тумышы белән шушы авылдан булгач, әлбәттә, мин дә чара уртасында кайнадым. Чөнки балачак эзләрем шушы туфракта, шушы җирдә яралган. Ул миңа әнкәм кебек кадерле, бик тә газиз. Инәкәемнең үз куллары белән бәйләгән мамык шәлен, асалаган паласын, йон эрли торган көнҗәләсен, медальләр тагылган костюмын, шулай ук данлыклы балта остасы, әткәм Зөфәр Зариф улының, югары белемле рәссам-педагог Мәрвәр Зөфәр улы Сөләймановларның кул эшләрен күргәзмә өчен алып бардым. Шушы авылдан чыккан данлыклы геройларым хакында “Без — Разыялылар бит әле” дигән стенд әзерләдем.
Истәлекле чаралар имам-хатыйб Таһир Камаевның Коръән укуыннан, обелискка чәчәкләр салудан башланды. Кыңгыр-Мәнәвез авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марат Яхин 60 ел бергә яшәүче күркәм пар Флүрә һәм Сафуан Әхмәтҗановларга Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән истәлекле бүләк һәм бәйрәм чараларын үткәрүдә актив катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырды. Район хакимияте башлыгы Артур Зарипов әлеге ике мөһим чараны да үткәрүдә зур матди ярдәм күрсәткәне өчен Рәфис Фәйзуллинга, шулай ук оештыручылар Фларит Исламовка, авыл старостасы Мәрвәр Исламовка һәм башка активистларга Мактау грамоталары тапшырды. Чыгыш ясаучылар данлыклы авылдашлары: чаңгы буенча дөнья чемпионы Зәлия Насрыеваны, Караидел районы партия комитетының беренче секретаре, Башкортстан партия өлкә комитетының бүлек мөдире булган, фронтовик, ике Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Әнвәр Сираевны, Бөек Ватан сугышы яугирләре: Кызыл Йолдыз ордены иясе Габдулла Зиннәтуллинны, беренче һәм икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры Мазһар Насрыевны, Башкортстан Республикасының атказанган табиблары Мансур Насрыевны, Фәнүз Рәшитовны, югары класслы очучы Миңнулла Рәшитовны һәм башкаларны олы горурлык белән искә алдылар. Район һәвәскәрләре, ”Ак калфак” ансамбле, шулай ук кунаклар: Галия Рәшитова, Зөлфия Шәрәфуллина үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Балачагын биредә үткәргән мин дә, Мәрвәр Исламовның гармуны моңнарына ияреп, “Кәркәле тавы” җырын Разыя тавына ишарәләтеп башкардым. Ә аннан соң, Уфадан кайткан райондашыбыз, шактый республика конкурслары лауреаты Илнур Муллагалиев “Туган як юллары” (Әнвәр Сәләйманов сүзләре, Рәис Ханнанов көе) җырын башкарып, якташларына зур бүләк эшләде.
Арытаба авылның юбилей чарасы табигать кочагында — Разыя чишмәсе янындагы акланда дәвам итте. Берничә дистә ел күрешмәгән, Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән, Казаннан, Чиләбедән, Чувашстаннан, Уфадан, Башкортстанның күпсанлы районнарыннан кайткан кунаклар сыгылып торган мул табын артында ихлас аралашып җырлаштылар да, биештеләр дә, кочаклашып елаштылар да. Аулак өйләргә йөргән Разыяның элекке дәртле егетләре, бүген өлкән абзыйлар да кулларына гармун алып, телләрен “моңга манып” суздылар аның күрекләрен.
Кайчандыр “Кызыл таң” колхозы составындагы 41 йортлы авылның башлангыч мәктәбе дә, клубы да, медпункты да, кибете дә, ат, сарык фермалары да бар иде. Билгеле, бүген картайган авылның сулышы башкачарак. Шулай да, авыл халкы зарланмый, ат, сыер малы асрый, заманча техниканы иярләгән ир-атлар кул кушырып утырмый. Бәләкәй генә авылның йортларында бүген эчәр су да бар, табигый газ да яна. Моның өчен биредә яшәүчеләр элекке колхоз җитәкчеләренә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Димәк, йөрәкләрдә ялкын, тәрәзәләрдә утлар, күңелдә өмет сүнмәгән.
Әнвәр Сөләйманов.
Бишбүләк районы.