Уфа районында яшәүчегә "Русия почтасы хезмәткәре" шалтыраткан, ул хат килгән, һәм аны алу өчен СМС-хәбәрдән кодны әйтергә кирәк, дигән. Хатын-кыз алган саннарны атый, шуннан соң әңгәмә өзелә.
Берникадәр вакыттан соң аңа "Роскомнадзор хезмәткәре" шалтырата һәм мошенниклар хәйләсенә эләгүен һәм алар "Дәүләт хезмәтләре" порталында керү мөмкинлеген алуларын хәбәр итә. Хатын-кыз әлеге сервиста теркәлмәвен раслаган, әмма билгесез кешеләрнең сүзе аны аптырашта калдырган.
Аннары аның белән янәсе ФСБ хезмәткәре элемтәгә кергән, ул аңа карата җинаять эше кузгатылачагын әйткән, чөнки аның исеменнән дустанә булмаган дәүләткә акча күчерергә уйлаганнар. Ул фатирда тикшерү эшләре үткәреләчәк, дип кисәтә, һәм, тупланган акча булса, аларны "декларацияләргә" кирәк, ди.
Хатын-кыз куркып, сәүдә үзәгендәге банкоматтан 200 мең сумнан артык акчаны алдакчылар куйган хисапка күчергән, икенче өлеше - 300 мең сумны күчерергә өлгермәгән.
Шул вакытта аның янына уяу гражданин килгән, ул әңгәмә барышында аның мошенниклар белән аралашканын аңлаган. Шуннан соң булган хәл турында полициягә хәбәр иткән.
Әлеге факт буенча Русия Федерациясе Җинаять кодексының 30, 159 статьяларында каралган җинаять билгеләре буенча - "Мошенниклык" җинаять эше кузгатылган.
Полиция чит кешеләр белән аралашканда нуль ышаныч принцибына таянырга – тикшермичә башка беркемгә дә ышанмаска кирәклеген искәртә.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.