Уфаның 20 яшьлек кешесенә үзен "Роскомнадзор" һәм Русия Үзәк банкы вәкилләре дип таныштырып, мошенниклар шалтыраткан. Алар яшь кешене 300 мең сум күләмендә кредит алырга һәм аның счетлары белән мошенниклык гамәлләрен булдырмау өчен аларга тапшырырга күндерә. Банк хезмәткәрләренә егет акча шәхси ихтыяҗларга кирәк, дигән.
Шулай ук Октябрьский шәһәренең 48 яшьлек кешесенә 2 айга якын аферистлар үз акчаларын «алтынга, нефтькә һәм кофега» салырга тәкъдим итеп шалтыраткан. Ир-ат, шалтыратучыларга ышанып, кредитка 400 мең сум алган һәм аларга шәхси акчаларын-335 мең сум өстәп, бу сумманы билгесез счетка күчергән.
Корманай авылыннан пенсионерга ФСБ, Роскомнадзор, РФ Үзәк банкы "хезмәткәрләре" шалтыраткан. Алар аны счетының куркыныч астында булуына һәм акчаларны саклап калу сылтавы белән 500 меңгә якын сумманы "хәвефсез счетка" күчерергә ышандырган.
Хөрмәтле гражданнар! Мошенниклар сезнең акчагызны алдыру өчен теләсә нинди сылтау таба ала. Уяу булыгыз, акчагызны таныш булмаган счетларга күчермәгез!