Уфада 66 яшьлек пенсионерны мошенниклар бурычларын түләүдә ярдәм итү сылтавы белән кредит алырга һәм автомобилен сатарга күндергән. Ышанучан ир-ат җинаятьчеләргә билгесез счетларга бер миллион сумнан артык акча күчергән.
Октябрьскийда яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз танышу кушымтасыннан чит кешегә ышанып, 752 мең сумнан мәхрүм калган. Аферист аңа инвестицияләрдә тиз акча эшләргә тәкъдим итә, ә акча алганнан соң элемтәгә чыгудан туктый.
Уфаның тагын өч кешесе охшаш алдау схемасының корбаны булган. Җинаятьчеләр, үзләрен салым хезмәте һәм "Госуслуги" хезмәткәрләре дип таныштырып, зыян күрүчеләрне шәхси мәгълүматларның читкә чыгуына ышандырган. Саклык акчаларын яклау сылтавы белән алар миллион сумнан артык сумманы "вакытлыча саклау"га күчерергә мәҗбүр иткән.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә: билгесез номерлардан шалтыратуларга игътибарлы булыгыз. Үзегезгә шалтыраткан һәркемгә ышанмагыз, акча күчермәгез һәм таныш булмаган кешеләргә акча бирмәгез. Үзегезне саклагыз!
Дәүләт учреждениеләренең чын хезмәткәрләре беркайчан да телефоннан акча күчерүне сорамый! Акчагызны саклагыз!