+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 июль 2025, 22:15

Яндырып күңел шәмен, эзләде ул изге юл...

Башкортстанның халык шагыйре, язучы, публицист һәм драматург Мәҗит Гафуринең тууына 145 ел

Яндырып күңел шәмен, эзләде ул изге юл...Яндырып күңел шәмен, эзләде ул изге юл...
Яндырып күңел шәмен, эзләде ул изге юл...

Татар һәм башкорт әдәбият­ларының классик язучысы – күренекле шагыйрь, прозаик, публицист һәм драматург Мәҗит Гафури (Габделмәҗит Нургани улы Гафуров) 1880 елның 20 июлендә (яңа стиль белән – 1 август) Уфа губернасының Стәрлетамак өязе (хәзер Башкорт­станның Гафури районы) Җилем-Каран авылында хәлфә гаиләсендә дөньяга килә. Җиде яшенә җиткәч, аны авыл мәктәбенә укырга бирәләр, берничә елдан ул күрше Үтәш авылындагы мәдрәсәгә күчә. Нәкъ шул вакытларда аның бер-бер артлы әтисе, әнисе үлә һәм унбер-унике яшьлек шәкертнең мәдрәсә тормышы чиктән тыш авырлаша. Ул тамак ялы өчен баерак шәкертләргә самавыр куеп, аш пешереп, кулъязма китаплар күчереп укырга мәҗбүр була.

1896 елның көзендә Мәҗит Гафури, укуын берәр зуррак мәдрәсәдә дәвам итү теләге белән җәяүләп Уфага китә, ләкин ярлы булуы аркасында шәһәр мәдрәсәләренең берсенә дә керә алмый. Ике ел чамасы төрле урыннарда көнлекче, кара эшче, авыл мәктәбендә мөгаллим булып эшләп йөргәннән соң, ул, ниһаять, 1898 елда Троицк шәһәрендәге Зәйнулла ишан мәдрәсәсенә (“Рәсүлия”) барып урнаша.
Мәдрәсәдәге иске схоластик укыту аңа әллә ни зур белем бирми, монда ул күбрәк үзлегеннән өйрәнә,
К. Насыйри, Р. Фәхретдинов, Ф. Кәрими кебек мәгърифәтче язучыларның әсәрләре белән якыннан таныша. Җәйге каникул вакытларында Мәҗит Гафури, кышлык акча юнәтү өчен төрле яллы эшләрдә йөри: кулакларга урак ура, миллионер Яушевларның – торф, Рәмиевләрнең алтын чыгару рудникларында эшли, казах балаларын укыта.
Мәҗит Гафуринең беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре дә Троицк мәдрәсәсе белән бәйле. 1902 елның язында ул, мәдрәсә тәртипләреннән көлеп, “Ишан шәкерт­ләренә” дигән сатирик шигырен язып тарата, хәтта шул җирлектә хәлфәләр, карт шәкертләр белән низагка керә. Шул ук 1902 елны җәен Мәҗит Гафури үзенең “Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек” исем­ле беренче проза әсәрен, аннары, 1902-04 еллар арасында, “Вә иннә мин әш-шигъри ди хикмәти” (“Дөрестән дә, шигырьдә хикмәт бар”), “Себер тимер юлы”, “Гыйлем”, “Яшь гомерем”, “Безнең иске мәдрәсәдә яткан чаклар” дип аталган дидактик поэмаларын иҗат итә. Аларда ул, ХIХ йөз татар мәгърифәтчелеге идеяләре рухында, халыкны аң-белемле, мәгърифәтле, һөнәрле булырга өнди, наданлыкка, ялкаулыкка нәфрәтен белдерә. Яшь әдипнең бу әсәрләре тиздән Казанда һәм Ырынбурда басылып чыккан беренче җыентыкларында урын ала (“Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек”, Казан, 1904; “Себер тимер юлы, яки Әхвале милләт”, Ырынбур, 1904; “Яшь гомерем”, 1906).
1905 елның августында Мәҗит Гафури Казанга килә һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый башлый. 1905 елгы октябрь көннәрен ул шунда каршылый, халык кузгалышының беренче тәэсире белән үк “Милләтемә шатлык шигыре”н яза һәм аны яңа чыга башлаган “Казан мөхбире” гәзитендә бастыра.
Инкыйлаб елларында шагыйрь­нең әдәби-эстетик карашлары, чынбарлыкка мөнәсәбәте революцион демократизм юнәлешен­дә үсә бара, әсәрләрендә сәяси азатлык, милли тигезлек һәм гражданлык хокуклары өчен көрәш мотивлары көчәя, башлангыч иҗатында өстенлек иткән үгет-нәсыйхәт, аң-белемгә өндәүләр сүрелеп, тормышны объектив рәвештә критик реализм позиция­ләреннән торып сурәтләүгә игътибар арта (“Бай кеше”, “1906 елдан 1907 елга васыять”, “Базарга чыктым” шигырьләре, “Ярлылар, яки Өйдәш хатын” повесте һ.б.).
1906 елда Мәҗит Гафури Уфаның “Галия” мәдрәсәсенә күчә һәм анда бер ел – рәсми шәкерт, ике ел ирекле тыңлаучы булып укып йөргәннән соң, 1909-1912 елларда фәкать язу эше белән генә шөгыльләнә. Бу чорда ул бик күп әсәрләр иҗат итә. Казан, Уфа нәшриятларында әдипнең дистәгә якын шигырь китабы, тугыз хикәяләр җыентыгы, гәзит-журналларда күп кенә публицистик мәкаләләре басыла.
1912 елның языннан алып 1917 елның октябренә кадәр Мәҗит Гафури Уфада Кәримовларның “Шәрекъ” матбагасында корректор булып хезмәт итә.
Реакция һәм империалистик сугыш елларында Мәҗит Гафуринең иҗатында пессимистик авазлар, кайгы-хәсрәт мотивлары да яңгырап ала, ләкин бөтен рухы, йөрәге белән хезмәт халкына береккән, аның мәнфәгатьләрен гомере буе яклаган шагыйрь үзенең төп иҗат юнәлеше булган реализм принципларыннан беркайчан да тайпылмый. Бу елларда язылган күп кенә әсәрләрендә, бигрәк тә мәсәлләрендә, социаль гаделсезлек фаш ителә, кыю иҗтимагый фикерләр әйтелә.
Февраль инкыйлабын шагыйрь “Хөррият иртәсе”, “Азатлык хөрмәтенә”, “Курыкмагыз!”, “Кызыл байрак” кебек азатлык каһарманнарын – эшчеләрне данлаган шигырьләре белән каршылый. Октябрьгә инде ул турыдан-туры пролетариат мәнфәгатьләрен җырлаучы шагыйрь-гражданин булып керә.
Совет чорында Мәҗит Гафури иҗаты яңа темалар белән байый. Совет патриотизмы, халыклар дуслыгы, социалистик хезмәт аның иҗатында үзәк урыннарны ала. Шул ук вакытта ул хезмәт халкының революциягә кадәрге тормышын яңа, социалистик реализм позицияләреннән торып сурәтләгән әсәрләр, башлыча, проза әсәрләре язуга да күп көч сала. “Эшче” (1920) поэмасы, балалар өчен язылган “Ялчы” (1921), “Безнең әйберләрне сатканда” (1927) хикәяләре, атаклы “Кара йөзләр” повесте (1926), “Тормыш баскычлары” (1927), “Шагыйрьнең алтын приискасында” (1929) кебек автобиографик характердагы күләмле проза әсәрләре егерменче еллар татар әдәбиятының күренекле казанышлары булып тәкъдир ителә.
Мәҗит Гафури драматургиядә дә каләм көчен сынап карый. Аның социалистик тормыш шартларында аталар һәм балалар проблемасын яктырткан, егерменче еллардагы авыл хуҗалыгы коммуналары тормышын сурәтләгән “Кызыл йолдыз” пьесасы үз вакытында әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына һәм Башкортстан Мәгариф халык комиссариаты оештырган конкурста беренче дәрәҗә премия белән бүләкләнә.
Октябрь революциясеннән соң Мәҗит Гафури 1928 елга кадәр типографиядә, Уфада чыккан гәзит-журнал редак­цияләрендә эшли, аннары профессионал язучылык хезмәтенә күчә. 1923 елда аның егерме еллык иҗат бәйрәме зурлап уздырыла, шул уңай белән әдипкә “Башкортстанның халык шагыйре” дигән мактаулы исем бирелә.
Мәҗит Гафури 1934 елның 28 октябрендә Уфада вафат була.
1940 елда шагыйрьнең туган районына Гафури исеме бирелде. Башкорт дәүләт академия драма театры Мәҗит Гафури исемен йөртә. Уфада шагыйрь­нең йорт-музее оештырылды.
Совет чорында Мәҗит Гафуринең әсәрләре татар, башкорт, урыс һәм башка телләрдә бик күп басыла. 1954-57 елларда Башкортстан китап нәшрия­тында әдипнең башкорт телендә алты томлык әсәрләр җыелмасы һәм 1980-84 елларда Татарстан китап нәшриятында дүрт томлыгы дөнья күрә.
Мәҗит Гафури – 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Ләйсән Якупова әзерләде.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас