«Русия студент отряды»ның (РСО) Башкортстан буенча җитәкчесе Элина Саматова искәрткәнчә, бу ел башында республика Башлыгы Указы нигезендә Башкортстанда студентлар отрядларын үстерү буенча ведомствоара координация советы төзелде. Аның максаты – төбәкнең студотрядлары эшен яңа дәрәҗәгә күтәрү.
РСОның төбәк бүлеге җитәкчесе ассызыклаганча, агымдагы елда республикада яшьләрнең хезмәт семестрында катнашу мөмкинлекләре киңәйтелде. Студентларның бер өлеше республикадан читтәге проектларда катнаша. Җәйге хезмәт семестры кысаларында башка төбәкләрдә Башкортстаннан 549 студент эшли, тагын 250 кешене ел ахырына кадәр эшкә урнаштырырга планлаштыралар.
Ел әйләнәсе хезмәт күрсәтү юнәлеше буенча республика предприятиеләрендә 1 340 кеше эшли. Студентлардан тыш, хезмәт отрядлары составында мәктәп укучылары да бар - хәзер алар 800, ел ахырына кадәр студотрядларда үсмерләр санын 2 меңгә җиткерергә планлаштыралар.
Элина Саматова билгеләп үткәнчә, республикада барлыгы 5,6 мең студотряд катнашучысы эшкә урнаштырылган, җәйге хезмәт семестры ахырына кадәр бу күрсәткечне 7,6 мең кешегә җиткерергә планлаштыралар. Чагыштыру өчен, узган ел алар 3 930 булган. Аларның хезмәт хакы 25-112 мең сум тәшкил итә.
Фото: башинформ.рф