+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 июль 2025, 03:30

“Бу ─ шаяру түгел!”

Төбәк җитәкчесе республикада бакчачыларга булдырылган сәүдә нокталарын тәртипкә китерү өчен бер атна вакыт бирде.

“Бу ─ шаяру түгел!”“Бу ─ шаяру түгел!”
“Бу ─ шаяру түгел!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә республиканың Конституцион советы рәисе Хәйдәр Вәлиевны Кырымның Русиягә кушылуының 10 еллыгы уңаеннан Кырым Республикасының юбилей медале белән бүләкләде. Бүләкләү турындагы күрсәтмәне Кырым Республикасының Дәүләт Советы Рәисе имзалады.

Чара барышында төбәк җитәкчесе түрәләрне тәнкыйть утына тотты. Ул республикада бакчачылар өчен сәүдә нокталары оештырудан канәгатьсезлек белдерде. Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, муниципалитет башлыклары ике тактага кадак кагу эшен дә башкара алмаган. Радий Хәбиров бу хәлне төзәтергә бер атна вакыт бирде.

“Бакчачылык продуктларын сату урыннары булдыру проблемасы хәл ителми. Мин кемнедер үгетләргә тиеш кебек тоела. Нәрсә, муниципалитет башлыкларына фотосурәтләр күрсәтергә һәм һәркайсыннан сораргамы? Бер-ике такта кадаклау авырмыни? Киләсе дүшәмбедә башкарылган эш турында фотолар көтәм. Югыйсә, муниципалитет башлыгын элемтәгә чыгарачакмын. Бу –─ шаяру түгел. Бу─– зур чылбырдагы мөһим звено. Без моны кешеләрне үз участокларында продукция үстерү белән шөгыльләнергә икътисади мотивацияләү өчен эшлибез. Бакчачылык – стратегик өлкә”, – ─ дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Моннан тыш, Башкортстан Башлыгы кайбер объектларны чит эшкуарлар биләвенә ачуланды. “Без анда ботинкалар һәм эчке киемнәр сатарга килешмәдек. Башка бизнесменнар бу урыннарны биләргә тиеш түгел”, – дип билгеләде ул.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре һәрьяклап дәүләт ярдәме алырга тиеш. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов белдерде. Бүген республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның туганнарына ярдәм итүнең 54 төбәк чарасы гамәлдә, алар тормышның барлык өлкәләрен диярлек колачлый. “Фронттан кайткан сугышчыларга эшкә урнашу мәсьәләсен хәл итү мөһим”, ─– диде Руслан Хәбибов. Ул белдерүенчә, мәшгульлек үзәкләренә эш эзләүдә ярдәм сорап 565 яугир мөрәҗәгать иткән, шуларның 278е эшкә урнашкан, 197 кешегә белем бирү сертификатлары тапшырылган.

“Республиканың мәшгульлек үзәкләре махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру эшен актив режимда алып бара. Шул ук вакытта безгә мәгълүмат килгән барлык ветераннар белән дә эшлибез, ә безгә мөрәҗәгать итүчеләр белән генә түгел. Һәркемгә шәхси куратор беркетелә, ул ярдәм чаралары һәм сервислар комплексын күрсәтү процессын оештыра һәм көйли. Тернәкләндерү узучылар да игътибарсыз калмый. Без инде хәзер үк алар белән эшкә урнашу мәсьәләләрен карыйбыз, тиешле вакансияләр сайлыйбыз, эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итәбез”, — диде Руслан Хәбибов.

Башкортстанда СВОда катнашучыларны эшкә алырга әзер булган эш бирүчеләр исемлеге киңәйтелә. Хәзерге вакытта бу исемлектә 200дән артык компания бар. 1900дән артык кеше ярымстационар формада һәм өйдә бушлай социаль хезмәтләр алган. Сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә консультация һәм психологик ярдәм күрсәтәләр. Шулай ук, 7 меңнән артык махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның туганнары шифаханә-курорт дәвалануыннан файдаланган. Меңнән артык кеше шәхси торак йортларга газ кертүгә сертификатлар алган.

Киңәшмәдә, шулай ук, “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру, Башкортстанда студентлар отрядларын үстерү турында чыгышлар тыңланды.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас