+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 июль 2025, 07:00

Самокатларны тыярга вакыт!

Уфаның Черниковская урамында мине самокатта җилдерүче үсмер бәрдереп китте. Мин бу “җайдак”ның үз-үзен ничек тотуына чын-чыннан рәнҗедем...

Самокатларны тыярга вакыт!Самокатларны тыярга вакыт!
Самокатларны тыярга вакыт!

Урам буйлап бара идем, кулымда –─ азык-төлек салынган пакет. Йорт почмагына борылганда минем яннан самокатта 15 яшьләр чамасындагы үсмер үтеп китте. Ул минем кулыма тиеп китте, бик нык та түгел, ләкин, көтелмәгәнлектән, кул өскә тартылды, һәм мин пакетны төшереп җибәрдем. Әйберләрем тирә-якка чәчелде, сөт салынган пакет шартлады, тротуар ап-ак булды.

Ә самокаттагы герой туктап та тормады! Ул борылып карады, ни булганын күрде дә, тизлеген арттырып, күздән югалды.

Янымда булган һәм миңа азык-төлекне җыярга ярдәм иткән иргә рәхмәт. Аннан башка миңа ул вакытта бөтенләй авыр булыр иде.

Хәзер шундый сораулар борчый: ни өчен бу самокатларның тротуарларда йөрүен һаман тыймыйлар? Үсмерләрнең хокуклары, шлемнары гына түгел, баш миләре дә юк, күрәсең, җәяүлеләр зоналары буйлап теләгәнчә йөриләр! Җаваплылык кайда? Ни өчен без, гади җәяүлеләр, үз урамыбыз буйлап йөрүдән куркырга тиеш?
Мин самокатларга һәм тротуарлардагы велосипедларга каршы. Бетте, җитте! Уфа ─– узыш трассасы түгел. Әгәр хәзер моның белән берни дә эшләмәсәк, тиздән сөт пакетлары гына зыян күрмәячәк...

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас