

Киров районындагы торак йорт фатирында табын оештырганнар. Кунаклар арасында балигъ булмаган кыз да булган, аны бер ир көчләгән. Булган хәлдән соң ул фатирдан чыгып киткән, урамда үтеп баручыга мөрәҗәгать иткән һәм үзен көчләүләре турында әйткән. Моны ишеткәч, ир көчләүчене барып тапкан һәм имгәткәнче кыйнаган.
Хәзер кызны яклаучыга да, ихтимал җинаятьчегә дә җинаять эшләре кузгатканнар.
Фаразланган педофилга «Балигъ булмаган кызны көчләү» мәддәсе буенча сигез елдан унбиш елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза каралган.
Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салу факты буенча да җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә.
Фото: "Моя Уфа"