+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 июль 2025, 04:50

Алты миллионны ялгыш чүплеккә ташлаган

Он капчыкларындагы акчаны күршеләре табып алган һәм...

Алты миллионны ялгыш чүплеккә ташлаганАлты миллионны ялгыш чүплеккә ташлаган
Алты миллионны ялгыш чүплеккә ташлаган

Амур өлкәсенең Завитинск шәһәрендә яшь кенә кыз очраклы рәвештә үзенә мирас итеп калган алты миллион сумны чүплеккә ташлаган. Бу хакта “Baza” басмасы хәбәр итә. тт

Кызның әтисе вафат булган. Ул буш торган әти-әнисе йортына кайтып, өйләрне җыештыра, кирәкмәгән әйберләрен җыеп, чүплеккә ташлый
Кайчандыр аның әтисе Мәскәү өлкәсенә күченергә хыяллана, акча җыя. Кыз аның җыелган акчасын банк исәпләреннән дә, йортта да таба алмый.
Соңрак аңа хәбәр килеп ирешә: күршеләре чүплектә зур сумма акча табып, кинәт баеганнар. Кыз алар белән сөйләшеп карамакчы була, тик тегеләр ишетергә дә теләми. Шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать итә.

Оперативниклар ачыклавынча, күршеләр чүплектә он капчыкларында алты миллион сум тапканнар. Акчаның бер өлешенә рәхәт көн күргәннәр, икенчесенә – яңа йорт сатып алырга өлгергәннәр...

Автор фотосы.


Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас