Башкаланың Мөбарәков урамындагы күпкатлы йортта яшәүчеләр социаль челтәрләрдә чаң суга. Биредә яшәүче “Плюшкин” тирә-яктагы чүп контейнерларыннан бөтен чүп-чарны йортка ташый. Аның фатиры түшәмгә кадәр чүп белән өелгән.
Алай гына булса икән... Нәтиҗәдә, тамбурны да чүп-чар баскан, шуңа күрә аның терәлеп торган күршеләре фатирларына керә алмый.
“Бөтен җирне тараканнар басты, күрше подъездлардагы кешеләр дә зыян күрә. Кайда гына мөрәҗәгать итмәдек, беркем берни эшли алмый”, - дип язган алар.
Хәер, иптәш “Плюшкин” фатирына керү җаен тапкан. Күршеләре төшереп алган видеодан күренүенчә, ул икенче каттагы фатирына газ торбасы буйлап атлап, балкон аша кереп йөри...
Билгеле булуынча, кичә 75 яшьлек ирне психиатрия тикшерүенә алып киткәннәр. Аның менталь халәтен табиблар комиссиясе билгеләячәк. Кирәк булган очракта, дәваланырга җибәрәчәкләр.
Фото: БашДТП, ТГ