Системаның һәр кулланучысы үз мәгълүматлары белән мөстәкыйль идарә итә. Дәүләт хезмәтләре порталында биометриянең гамәлдә булу вакытын тикшерергә яки аны эшкәртүгә ризалыкны кире алырга мөмкин.
Биометрик үрнәкләр шифрланган хәлдә башка персональ мәгълүматлардан аерым саклана һәм беркайчан да система периметрыннан чыкмый.
Кануннар теләсә нинди дискриминацияне катгый тыя, шул исәптән биометрияне теркәмәүчеләр өчен хезмәт күрсәтүләргә керү мөмкинлеген чикләүне дә . Аны теркәү шулай ук граждан ризалыгы белән генә мөмкин.
Ә сез биометрияне кулланасызмы?