+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 август 2025, 04:30

ВДВга - 95!

Бүген - Десантчылар көне! Бу гаскәрләргә - 95 ел!

ВДВга - 95!ВДВга - 95!
ВДВга - 95!
Һава-десант гаскәрләре — "канатлы пехота", "зәңгәр беретлар" - десантчы гвардиячеләрне нинди генә эпитетлар белән атамасыннар, һәрвакыт, төрле шартларда "Бездән башка беркем дә!" дигән принцип белән яшәүче кешеләрнең көче, батырлыгы һәм ышанычлылыгы какшамас булып кала. Һәм бүген үз вакытында зәңгәр берет кигән, шулай ук хәзерге вакытта Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүче миллионнан артык русияле үз бәйрәмен — ВДВ көнен билгеләп үтәчәк.

ВДВның 95 еллык тарихында 362 Советлар Союзы Герое һәм 199 Русия Герое тәрбияләнгән.

Шушы бәйрәм белән барлык десантчыларны котлыйбыз! Авыр хезмәтегез һәм батырлыгыгыз, Ватаныбызның горурлыгы һәм өмете булуыгыз өчен рәхмәт! Сәламәтлегегез шәп, күзләрегез үткен, кулларыгыз ныклы, чыдамлыгыгыз чиксез булсын!

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас