+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 август 2025, 07:20

Министр эшеннән җибәрелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Зөһрә Гордиенконы туризм һәм эшкуарлык министры вазыйфасыннан азат итү турындагы указга кул куйды.

Министр эшеннән җибәрелдеМинистр эшеннән җибәрелде
Министр эшеннән җибәрелде

Бу хакта Радий Хәбиров Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә белдерде. Аның сүзләренчә, чиновник башка эшкә күчә.

Министрлыкны элек икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры урынбасары урынын биләгән Светлана Верещагина җитәкләячәк.

Исегезгә төшерәбез, Зөһрә Гордиенко әлеге министрлыкка 2024 елның маенда тәгаенләнгән иде. Элегрәк ул Кыйгы районы хакимияте башлыгы булды.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас