+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 август 2025, 17:10

Сулыкларда хәвефсезлекне тәэмин итү мөһим

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә республика Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә су объектларында халыкның иминлеген тәэмин итү буенча күрелгән чаралар турында фикер алыштылар.

Сулыкларда хәвефсезлекне тәэмин итү мөһимСулыкларда хәвефсезлекне тәэмин итү мөһим
Сулыкларда хәвефсезлекне тәэмин итү мөһим
Хөкүмәт Премьер-министры билгеләп үткәнчә, агымдагы ел башыннан республика су объектларында 44 кеше, шул исәптән 6 бала һәлак булган, бу, 2024 елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 3 кешегә азрак.

- Бүген республикада 355 хәвефсез ял итү урыны булдырылган, шул исәптән 197 пляж аттестацияләнгән. Быел җиһазландырылган пляжлар саны узган ел күрсәткеченнән артып китүгә карамастан (узган елдагыга караганда 23 пляжга күбрәк), республика янә Идел буе федераль округында бу юнәлештә алдынгы урыннарны били, имин ял итү урыннарын арттыру буенча эшне дәвам итәргә кирәк, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов хәбәр иткәнчә, соңгы 20 елда республикада суда үлүчеләр санын киметүгә ирешелгән: 2004 елдагы 439 очрактан 2024 елда 81 очракка кадәр.

Коткаручыларның вакытлы һәм дөрес гамәлләре нәтиҗәсендә агымдагы ел башыннан 219 кеше, шул исәптән 35 бала, коткарылган.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас