+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 август 2025, 05:05

“Алыштыргысыз белгеч!”

Назыйф Дәүләтов турында хезмәттәшләре шулай ди“Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте – Балтач районындагы катлаулы системаларның берсе. Анда көч салган хезмәткәрләр иңенә районда уңайлы тормыш тәэмин итү буенча зур җаваплылык салынган.

“Алыштыргысыз белгеч!”“Алыштыргысыз белгеч!”
“Алыштыргысыз белгеч!”
Шушы тармакта озак еллар тырышлык салучыларның берсе – Назыйф Дәүләтов. Ул туган авылы Тучыбайда “Танып” колхозында водитель булып хезмәт юлын башлаган, 1989 елдан районның “Агропромхимия” берләшмәсендә МАЗ базасындагы кранны хезмәтләндерә. Ә ул кранны кайтару бүгенгедәй хәтерендә.
– Берләшмәдән хезмәттәшем Салават Дилмиев белән юлга чыктык. Брянск өлкәсенә барып җиттек. Клинцы шәһәреннән кирәкле техниканы алып, рульдә үзем кайттым. Ноябрь ае иде. Юлда унҗиде көн булып, имин кайтып җиттек...

Ул елларда куәтле кран районда “Агропромхимия” берләшмәсендә һәм механикалаштырылган төзелеш оешмасында (РМСО) гына була. Назыйф Дәүләтов күп объектлар төзелешенә үз өлешен кертә. “Агропромхимия” берләшмәсенең идарә бинасы, тулай торак төзелә. Яңавылдан районның колхоз үзәге булган авылларга аммиак селитрасы өчен резервуарлар алып кайтып урнаштыра.

1994 елда дүртенче разрядлы кранчы Назыйф Дәүләтов эшкә “Водоканал” предприятиесенә ЗиЛ базасындагы кранга күчерелә. Монда да эш күләме зур була. Иске Балтач авылының Комсомол урамында урнашкан “Водоканал”ның элекке базасы төзелеп, файдалануга тапшырыла. Район үзәгендәге һәм авыллардагы терлекчелек фермаларындагы су куу насосларын алыштырулар – барысы да Назыйф Дәүләтов “йөгәнләгән” куәтле кран ярдәмендә башкарыла. Күп авылларда иман нурын балкытып калыккан Аллаһ йортлары – мәчетләрнең манараларын урнаштыруга да Назыйф Дәүләтов хезмәтләндергән кран чакырыла. Мата, Зиләзекүл һәм башка авыллар халкы мәчет манарасын куюны тарихи көн буларак әле дә рәхмәт хисләре белән искә ала.

Шул еллардан соң күп гомерләр узган. Оешманың күп тапкырлар оештыру-хокукый системасы үзгәртелгән. 2010 елдан ул “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте. Атамасы үзгәрсә дә, эш-бурычлары үзгәрешсез кала. Назыйф Дәүләтов 2005 елдан механик итеп билгеләнә һәм менә егерме ел дәвамында шушы эшне уңышлы башкара. Аның җитәкчелегендә 15 хезмәткәр эшли. “ГАЗ-3307” базасындагы ике ассенизация автомашинасы, “ГАЗ-3309” базасындагы су ташуга махсуслашкан машина, көпчәкле ике трактор (экскаватор), ике “МТЗ-82” тракторы, ике куәтле “КамАЗ”, бер “Нива”, бер “УАЗ” (фермер) автомашинасының төзеклеген һәм өзеклексез эшләвен тәэмин итә. Назыйф Әдип улы склад мөдире, диспетчер вазыйфаларын да башкара. Һәр иртәдә җитәкчелек катнашлыгында үткән оператив киңәшмәдән соң көндәлек эшләрне җиткерә, автопарк хезмәткәрләрен эшкә куша, хәвефсезлек техникасы турында искә төшерә.

– Назыйф Әдип улы – безнең алыштыргысыз кадр. Районда коммуналь хуҗалык тармагын үстерүдә аның өлеше зур. Ел саен районда хәвефсезлек тәэмин итү хезмәтләренең язгы ташкынга әзерлеген тикшерү смотры үтә. Аның нәтиҗәләре безнең хезмәтнең дә су басуга бәйле килеп туган штаттан тыш хәлләрне оператив хәл итүгә әзерлеген күрсәтә. Бу уңайдан һәрвакыт яхшы яктан билгеләнеп киләбез. Монда Назыйф Әдип улының өлеше зур. Аны коллектив хөрмәт итә. Сүзе үтә, абруе зур. Халык белән уртак тел таба, эшне оештыра белә. Ул коллективка тугры кеше, – ди җәмгыять директоры Марат Ибраһимов.

Назыйф Дәүләтовның озак еллар дәвамында салган тырыш, намуслы хезмәте республика, район җитәкчелеге тарафыннан да лаеклы бәһалана. 2020 елда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен республика Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Район хакимияте башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да Назыйф Дәүләтовның хезмәттәге уңышлары, югары һөнәри осталыгы турында сөйли.

Назыйф Дәүләтов – эшләгән коллективында да, районда да хөрмәтле кеше. Дуслары, танышлары күп. Ул эшен дә, ялын да дөрес оештыра белә. Районның билгеле балыкчысы.

Тучыбай авылында туып-үскән, йөгерек Танып елгасында үзен белә-белгәннән бирле балык кармаклаган.

– Беренче корбан балыгымны 1976 елда тоттым. Дүртенче сыйныфны тәмамлаган идем. Ике килограммлы зур балыкны судан ничек тартып чыгара алганмындыр. Велосипед руленә аскач, койрыгы җиргә сөйрәлеп кайтуы хәтердә калган, – ди Назыйф Дәүләтов.

Ул кышын боз астыннан, җәен яр буеннан балык кармаклауга да актив йөри. Гаиләсе дә гел үзе белән. Хатыны Рита Фәһимҗан кызы, уллары Ленар, Радим, киленнәре Гөлшат, оныклары – мәктәп укучылары Альберт белән Илдар да ял көннәрен көтеп алалар. Йорт эшләрен тәмамлауга, җыелышып елга-күл буйларына юлланалар. Дәүләтовлар гаиләсендә оныклар телефонга карап утырмый, табигать кочагында, ата-аналары, зур әти, зур әниләре, туганнары белән ял итәләр.

– Күп балык тоту өчен йөрмибез. Елга буена төшеп чәй эчеп, гөрләшеп сөйләшеп кайтуга ни җитә. Әле иң матур вакыт. Танып буендагы әрәмәдә ямьле. Балык эләкмәсә дә, көенмим. Кармактан ычкынган балык өчен дә сөенеп кайтам, – ди тәҗрибәле балыкчы Назыйф абый Дәүләтов.

Әле күптән түгел үзенең алтмыш яшен билгеләгән көннәрдә тартып чыгарган корбан балыгының авырлыгы исә өч килограммнан артык булган!

Балыкчы үзенең яраткан рецепты белән дә уртаклашты.

– Балыкны алып кайткач, эчен тазартам. Тәңкәсен кырмыйм. Эчен, тышын коры тоз белән ышкып егерме минут тотам. Аннары махсус җайланмада егерме минут ыслап алам. Кызыл зирек агачының вак йомычкасы бик үзенчәлекле тәм бирә. Корбан балыгын шушылай әзерләп сыйланыгыз, үкенмәссез! – ди балыкчы Назыйф Дәүләтов.

Эшен дә, ялын да дөрес оештыра белгән, үз һөнәренең остасы Назыйф Дәүләтов кебек кешеләр – коллектив өчен, бигрәк тә әһәмиятле үзгәрешләр чорында ышанычлы терәк.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас