

Яисә Өсән елгасы буендагы сабантуйларны искә төшерәм! Анда ел саен бәйрәмнән соң үз дозасын арттырудан суда батып үлгән кешене тартып чыгаралар иде. Хәзер сабантуйларда аракы һәм сыра сатмаулары бик яхшы”, –─ диде бер көнне күршем сабантуй бәйрәме турында сөйләшкәндә.
Сабантуй көннәрендә спиртлы эчемлекләр сату буенча чикләүләр чагыштырмача күптән түгел генә кулланыла башлады. Һәм Башкортстанда моны кабул итмәүчеләр дә бар, янәсе, хәмерсез бу нинди бәйрәм булачак инде?
Ә мин безнең паркта җәйге кичләрдә сыра һәм спиртлы эчемлекләр елга булып аккан “рюмочный”ны һәм җәйге кафены япканнан соң, шәһәр халкының бик нык ачуы килгәнен искә төшердем. Янәсе, кешеләр паркка ял итәргә килә. Ә сез гаилә ялына каршы киләсез!
Бүген безнең парк ─– гаилә белән ял өчен бик шәп территория. Анда хәзер балаларны һәм үсмерләрне куак төпләрендә утырган аек булмаган гражданнар һөҗүменнән курыкмыйча, борчылмыйча җибәрергә мөмкин.
Ял зонасына яңа җитәкче табылды, ул урындагы хакимиятне үзгәртеп корулар үткәрергә ышандырды. Паркны корыган, ауган агачлардан чистарттылар, яңаларын утырттылар, аттракционнарны яңарттылар, спиртлы эчемлекләр сатучылардан арындырдылар, квас, лимонад, татлы мамык һәм балалар өчен башка тәм-том сатучыларны, уеннар оештыручыларны чакырдылар. Кышын анда шугалак ясыйлар, җәен аттракционнар, кул эшләре һәм читтән килгән кәсепчеләр күргәзмәләре эшли.
Шәһәр халкының паркның куркыныч булуын хәтерләми торган тулы бер буыны үсеп җитте инде. Сабантуйларда спиртлы эчемлекләр сатуны тыю белән дә шулай булыр дип уйлыйм. Әгәр тыюлар һәм чикләүләр эзлекле рәвештә үтәлсә, кешеләр кайчандыр сабантуй бәйрәмнәренең “алкомарафон”га әверелүен онытачак.
Ә аннары акрынлап алкоголь куллану факты күпчелек гражданнарда бәйрәм һәм шатлык белән ассоциацияләнми башлаячак. Ә табигый ихтыяҗларны халык алдында башкару кебек үк мәгънәсез күренеш булып саналачак.
Гомумән алганда, Башкортстанда халыкны алкогольләштерү проблемасы әлегә кискен тора. Әлбәттә, республикада аракы белән агуланудан үлүчеләр саны быел кимеде. Бүгенге көндә кимү, 2024 елның шул ук чоры күрсәткече белән чагыштырганда, тугыз процентка якын тәшкил итте. Әмма “паленка”дан 54 һәлак булучы — бу әле һаман да күп. Ә тикшерелгән алкогольне чамасыз күләмдә эчүчеләр тагын да күбрәк. Алар акрын гына үлемгә яки инвалидлыкка китерә торган авыруларга дучар була, исерек хәлдә юл-транспорт һәлакәте ясый, туганнарын имгәтә. Шуңа күрә “эчәргә яки эчмәскә” мәсьәләсе аерым гражданның гына түгел, ә тулаем җәмгыятьнең шәхси эше булырга тиеш.
Лилия ЛАТЫЙПОВА.
Уфа шәһәре.