+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 август 2025, 15:25

Грантлар конкурсына йомгак ясалды

Башкортстан Башлыгы грантларының икенче конкурсына 346 гариза бирелгән, коммерциягә карамаган оешмаларның 30 социаль әһәмиятле проекты җиңүче булган.

Грантлар конкурсына йомгак ясалдыГрантлар конкурсына йомгак ясалды
Грантлар конкурсына йомгак ясалды

Бу хакта республика җитәкчесе Радий Хәбиров хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, 9 НКО грантларны беренче тапкыр откан, ә ике финалист моңа кадәр Фонд конкурсында бер тапкыр да катнашмаган.

"Коммерциягә карамаган оешмалар гамәлгә ашырырга тәкъдим иткән проектлар төрле. Алар гаиләләргә һәм халкыбызның аерым категорияләренә ярдәм итүгә, сәламәтлекне саклауга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, тарихи хәтерне, әйләнә-тирә мохитне саклауга кагыла. Безнең өчен конкурста катнашучыларның елдан-ел арта баруы мөһим. Коммерциягә карамаган сектор вәкилләренең инициативалары күп, аларны тормышка ашырырга әзерләр. Ә безнең бурыч-аларга бу эштә ярдәм итү", - дип шәрехләде Хәбиров.

Башка популяр конкурс юнәлешләре арасында — социаль хезмәт күрсәтү, фән һәм мәгариф, уңайлы яшәү мохите булдыру һәм хайваннарны яклау.

Иң күп җиңүчеләр Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Баймак, Белорет һәм Иглин районнарыннан. Инициативаларны гамәлгә ашыру 2025 елның 1 октябреннән соң башланачак.

Фото:соцсети Главы РБ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас