+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 август 2025, 05:40

Салым чигерүе алучыларга

2025 елның 1 гыйнварыннан гражданнарга уку, медицина хезмәтләре, физкультура-савыктыру хезмәтләре алу өчен салым чигерүен гадиләштерелгән тәртиптә алырга мөмкин.

Салым чигерүе алучыларгаСалым чигерүе алучыларга
Салым чигерүе алучыларга
Башкортстанда 2025 елның 7 аенда салым түләүчеләрдән социаль вычетны гадиләштерелгән тәртиптә алуга барлыгы 7488 гариза кергән. Расланган социаль салым чигерүе суммасы 379 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән кире кайтаруга расланган НДФЛ суммасы - 49 млн сум.

Русия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик берәмлекләр өчен шәхси кабинет»ы булган һәм хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзегән салым түләүчеләргә салым органнарына физик берәмлекләр кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен һәм әлеге чигерүгә хокукны раслаучы документлар пакетын тапшырырга кирәкми. Кирәкле барлык мәгълүмат (аларның ризалыгы белән) салым органнарына турыдан-туры салым агентларыннан килә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас