+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 август 2025, 16:50

Радий Хәбиров "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары белән очрашты

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада "Беренчеләр хәрәкәте" ("Движение первых") балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары белән хезмәттәшлек буенча Координацион совет утырышында катнашты.

Радий Хәбиров "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары белән очраштыРадий Хәбиров "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары белән очрашты
Радий Хәбиров "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары белән очрашты

Чара студентлар кампусының Геном үзәгендә узды. Анда 250 кеше катнашты, алар – төбәк һәм урындагы бүлекчәләр хезмәткәрләре, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, шулай ук остазлар.

Утырышны ачып, Башкортстан Башлыгы хәрәкәтнең республикада һәм тулаем илдә актив үсүен билгеләп үтте.
- Без төбәк бүлеген 2023 елда оештырдык. Ике елдан соң ул инде 300 мең яшь кешене берләштерә. Безнең өчен "Беренчеләр хәрәкәте" – без берлектә эшләргә теләгән партнерлык оешмасы, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, республика алдында торган иң мөһим бурычларның берсе – СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Һәм «Беренчеләр хәрәкәте " активистлары бу эшкә зур өлеш кертә.

Видеоконференция режимында Координацион совет утырышында катнашучыларга "Беренчеләр хәрәкәте" идарәсе рәисе урынбасары Ксения Янова мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, иҗтимагый оешма илнең һәр торак пунктын колачлый һәм актив тормыш позицияләре өчен балаларга рәхмәтле.

«Беренчеләр хәрәкәте»нең Башкортстандагы эш планнары турында оешманың төбәк бүлеге Советы рәисе Ранис Хәсәнов җентекләп сөйләде.

Алга таба Радий Хәбиров хәрәкәтнең активистлары һәм остазлары сорауларына җавап бирде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас