

Җәй – әти-әниләр өчен дә рәхәт вакыт. Балалар – каникулда. Иртә таңнан – дәрескә, алардан соң түгәрәкләргә йөгерү, өйгә эш эшләү ыгы-зыгысы төгәл өч айга тынып тора. Бигрәк тә авылда оныкларны көтеп алучы дәү әти-әниләр исән-сау булганда ата-ананың күңеле тыныч, ләкин...
Әле җәй башында ук 11 яшьлек улымның “Авылга кайтасым килә” дигән сүзен ишетүгә эчке бер тантана белән сумкаларын җыеп та куйдым. Кире уйлаганчы, дип, велосипеды, самокаты да тизрәк багажникка чыгып “ятты”. Шатланмаслык та түгел. Шәһәр балалары үскән саен авыл ягына борылып та карамый. Шәһәр фатирында телефон аша гына аралашып, Интернет уеннары уйнап, әллә нигә бер урамга чыгып, туп тибеп керәләр. Ә монда үзе атлыгып, авылга кайтам дип тора! Тәмле коймак-тәбикмәк исләренә уянып, балыкка, җиләккә, миллеккә йөреп, рәхәтләнеп авыл һавасын сулап ял итсен әйдә!
Эйфория озакка бармады. Ике-өч көн үтүгә телефонда баланың борчулы тавышы яңгырады:
– Кайтып алыгыз, миңа монда күңелсез...
– Ничек инде күңелсез?! Дусларың күп, балыкка йөрисең, туйганчы футбол уйныйсың...
– Малайлар берсе дә балыкка да, футболга да минем кебек җәяү йөрми. Даниярның квадроциклы бар, Таһирга питбайк алганнар, миндә генә юк...
– Ә синең шундый шәп велосипедыңа ни булган?
– Велосипедта йөрү – ул хәзер “стрем”...
Менә сиңа кирәк булса! “Стрем” дигәне безнеңчә “ыстырам” буладыр инде, күрәсең.
“Миңа да квадроцикл кирәк...” Сөйләшүләр иртәле-кичле бер балык башы тирәсендә әйләнә башлады. Мототехниканы күрүгә күзләре очкынланып янган, дусларыныкында җилдереп, руль “тәмен” татып караган ир балага “Синең гомерең өчен без җаваплы. Таныклыгың булмаган килеш ничек йөртерсең?! Ә борылышта кюветка очып, харап булсаң?!” ише сүзләр сөйләп-тукып торуның мәгънәсе юк. Аның үз туксаны туксан: “Берсенең дә “правасы” юк. Берсе дә очмый да, әйләнми дә. Мин авыл башында, чирәмдә генә йөрермен...” Хәтта “мондый зур чыгымнарга без әле әзер түгел”, диюгә дә шунда ук җавап табылды. Дусларының берсе квадроциклын сата икән. Нибары 65 мең сумга!
Чынлыкта, мондый хәлдә булып карамагач, баласына шундый транспорт тоттырган ана-ананы һич кенә дә аңламый идем. Балаларда үз-үзеңне саклау, секунд эчендә дөрес карар кабул итә белү хисе бөтенләй юк. Буй җиткән ир-егетләр дә тизлеккә буйсынып, газга баса-баса гаярьлеген, кыюлыгын сынап, фаҗигагә тарый. Ә бала моны әлегә бәяләр яшьтә түгел. Квадроцикл, питбайк, скутер аркасында имгәнгән, гомерлеккә инвалид булып калган, фаҗигале үлгән балалар турында күпме сөйлиләр, язалар. Нинди акылың белән аңа үз кулларың белән үлем уенчыгы алып бирергә мөмкин?!
Ә бүген каршыңда күзләреңә ялварулы карап, “барысында да бар, миндә генә юк”, дип, үзеңнеке үзәгеңә төшә. Әле ул урамнан малайлар мотоциклларда чажлап узып киткән саен, “Күрдегезме инде...” дигәндәй, йөрәккә ут сала. Чыннан да, башкалар алып биргән бит. Хәзер ул “Кытай матайлары” белән дөнья тулган, ат бәясе түгелдер лә! Балаң башкалардан кимсенеп, хурланып йөри. Әллә соң...
Ләкин ана инстинкты бу уйдан тиз кире кайтара. Шаукымга ияреп, берәр хәл була калса, гомер буе үкенеп яшәргәме? Ә юлда берәр баланы таптатса?! Артына дусларын утыртып, кеше балаларын харап итсә... Аллаһ сакласын!
Мисал эзләп ерак китәсе түгел. Җәйге каникулларның беренче көннәрендә үк Тәтешле районында булган коточкыч аварияне хәтерлисездер. Югары Тәтешле һәм Яңа Кайпан авыллары арасындагы юлда ике питбайк бәрелешеп, 15 яшьлек үсмер һәлак булды. 16 яшьлеген бик авыр хәлдә дәваханәгә озаттылар. Калтасы районында, Уфа – Яңавыл трассасының 179нчы километрында, 14 яшьлек ике үсмер питбайкта “Лада Гранта” автомобиле белән капма-каршы бәрелешеп, икесе дә һәлак булды. Июль башында Баймак районында “җилле” транспорт аркасында үсмернең гомере өзелде. 16 яшьлек питбайк йөртүченең пассажиры, 17 яшьлек егет, мототранспорттан юлга чыгып очып, һәлак булды. Табиблар аның гомере өчен биш көн көрәшеп караган да соң...
Юк-юк!!! Бер кирәге дә юк! Уфа районында яшәүче ахирәтем белән сөйләшү икеләнүләргә тәмам нокта куйды. Улларыбызның яше бер чама, кызыксынулары да бертөрле.
– Безнең баштан үтте инде. Елап, мотоцикл сорады, әрләшеп арыдык. Урамга чыгар хәл юк, бала-чага борын төбеннән выжылдатып үтеп китә. Шунда ук җәяүлесе дә, машинасы да йөри. Әти-әниләре нәрсә карыйдыр. Ул матайлар күпме баланың башына җитте бит инде. Ә минем “запас” балам юк! – диде дустым, бу мәсьәләдә каты торуын белдереп. – Бер файдасыз тимер кисәге өчен ким дигәндә 100 мең сум чыгарып салырга башка тай типмәгән әле. Ул акчаны техника белән бәйле түгәрәккә яисә шәп җәйге ял лагеренда ял итеп кайтырга сораса, бер дә кызганмас идем...
Рәсми статистикага килгәндә, Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, агымдагы елның беренче яртысында 16 яшькә кадәрге үсмерләр руль артында булган 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда балигъ булмаган ике баланың гомере өзелгән, 53е җәрәхәтләнгән. 11 очракта балалар автотранспорт белән идарә иткән, 24 очракта мототранспортны иярләгән. 24 авария яшь машина йөртүчеләр гаебе белән булган. ДАИ хезмәткәрләре республика территориясендә балигъ булмаган 1072 водительне тоткарлаган, алар 1774 административ хокук бозу кылган. Үсмерләрнең 83е исерек хәлдә булган. Ата-аналарга карата 992 административ материал төзелгән. Эчке эшләр министрлыгында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 1528 бала профилактик исәптә тора.
Бу очракта төп җаваплылык – әти-әниләрдә. Әле күптән түгел журналистлар белән очрашуда Башкортстан дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов моны кат-кат искәртте. Баш автоинспектор билгеләвенчә, күп кенә әти-әниләр мототранспорт чаралары белән бәйле хәвефне ишетергә һәм аңларга теләми. Ә бу – гомерлек имгәнүләр дә, балаңны югалту ачысы да, штрафларга шактый акча чыгымнары да. Әгәр шундый транспорт белән идарә иткән баланы туктаталар яисә ул юл һәлакәтенә тарый икән, ата-анасына карата үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен эш ачылачак. Үсмернең үзен “учетка” куялар. Бу – үзе үк бала өчен начар “тамга”. Аңа 16 яшь тулган, әмма правасы юк, бу очракта аңа 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф яный. Таныклыгы булмаган балага идарә итүне тапшырган өчен әти-әнисенә 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Транспорт чарасы исә штрафстоянкага озатылачак. Уфадагы штрафстоянкаларның берсендә генә дә бүген 200 мототранспорт үз хуҗаларын көтә.
ДАИның өлкән инспекторы, полиция майоры Линар Зиннуров билгеләвенчә, агымдагы елда питбайкларда, СИМнарда җилдерүчеләр саны бермә-бер арткан, чөнки аларны сатып алу бик җиңел. Закон дәрәҗәсендә бернинди тыюлар юк. Транспортның бу төре өчен таныклык та, аны теркәү дә кирәкми.
“Әгәр элек ата-аналар яхшы тәртип өчен балаларга уенчыклар, телефоннар бүләк итсә, хәзер — ике тәгәрмәчле транспорт чаралары”, — диде ул республика басмалары вәкилләре катнашлыгында узган киңәшмәдә.
“Кызганычка каршы, әти-әниләр безнең яклы түгел. Бу очракта алар хәтта безгә каршы. Законнарның камил булмавы аларны ялгыш юлга этәрә. Алар спорт чаралары өчен каралган транспортның бу төрендә гомум файдаланудагы юлларда йөрергә ярамаганын белми. Әти-әниләр кибеткә килә, анда питбайклар ирекле сатуда, аларның балалары махсус мәйданчыкларда түгел, ә магистральләрдә йөри. Җитди юл-транспорт һәлакәтләре нәкъ менә гомум файдаланудагы юлларда була да инде”, — дип ассызыклады Хөкүмәтнең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеге җитәкчесе Илмир Ганиев.
31 майдан республикада “Не рули, малай” профилактик акциясе старт алды. Ул 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Юл полицейскийлары рейд чаралары үткәрә. Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, мондый чаралар гына җитми әле. Хәлнең җитдилеге баласына кәттә уенчык сатып алырга ашкынган ата-ананың башына барып җитсен өчен киң җәмәгатьчелек, матбугат чаралары, ведомстволар һәм министрлыклар вәкилләре бергә тырышырга тиеш.
Бала кызыга, сорый дип, ашкына-ашкына кибеткә йөгерер алдыннан күз алдыгызга китерегез. Үлчәү. Аның бер ягында – баланың сөенече, чиксез шатлыгы, сезнең горурлык хисләрегез. Ә икенче ягында – гомере. Сез кадерләп үстергән, инде үсмер яшькә җиткән баланың язмышы. Юлларда һәлак булган балаларның берсе дә быел инде мәктәпкә бара алмаячак... Һәрхәлдә, әни буларак, шулай күзаллагач, барысы да үз урынына утырды. Әти-әнинең балага ясаган “җилле” бүләге соңгы бүләк булмасын...
Фото: ДАИ