+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 август 2025, 09:26

Отпуск җиде көнгә озынаерга мөмкин!

Ләкин һәркемгә түгел... Кемнәргә?  

Отпуск җиде көнгә озынаерга мөмкин!Отпуск җиде көнгә озынаерга мөмкин!
Отпуск җиде көнгә озынаерга мөмкин!

Дәүләт думасына пенсия алды яшендәгеләр өчен отпускны җиде көнгә озайтырга тәкъдим итүче закон проектын кертәчәкләр. Бу хакта РИА Новости "Гадел Русия – хакыйкать яклы" партиясе фракциясе депутатлары биргән аңлатма язуына сылтама белән хәбәр итә.

Проект авторлары — партия лидеры Сергей Миронов һәм Дәүләт думасының Контроль комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев.

Документта ачыкланганча, пенсия яшенә җитәргә биш ел (һәм азрак) калган хезмәткәрләргә төп түләүле отпускны 35 көнгә кадәр озайтырга мөмкиннәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әле һәр хезмәткәргә, яшь категориясенә карамастан, 28 көнлек ял бирелә.

"Илдә җиде миллионнан артык пенсия алды яшендәге кеше бар. Бу - бик зур кадрлар потенциалы, аңа игътибарлы һәм сакчыл карарга кирәк", - дип ассызыклый Миронов.

Фракция җитәкчесе, шулай ук, өстәмә ял көннәре өлкән яшьтәгеләрнең хезмәт активлыгына һәм сәламәтлек торышына уңай йогынты ясаячагын билгели.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас