Авылның мәдәният йорты алдында Сыйрышбашка нигез салучылар истәлегенә калкып чыккан мәһабәт һәйкәл Бөек Ватан сугышы яугирләренә багышлап төзелгән обелиск янәшәсендә урнашкан. Яңа объектны ачу тантанасы Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең Дүртөйле, Кушнаренко, Чакмагыш районнары имам-ахуны Рамил хаҗи Исәнбирдинның фатыйхасыннан башланды. Ул, үз тарихын кадерләп саклаучы Сыйрышбаш халкының изге гамәлен югары бәяләп, аңа якты киләчәк юрады.
– Сыйрышбаш элек-электән төзеклеге, матурлыгы белән тирә-якта дан тоткан, – диде чыгышында бу авылның мөхтәрәм шәхесләренең берсе, Русиянең, Башкортстанның, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Йосыпов. – Мин бу чарада катнашучы иң өлкән кешемендер, мөгаен. Хәтеремдә: авылымның ике мәчете бар иде. Манарасы киселгән беренче мәчеттә мин беренче һәм өченче сыйныфларда укыдым, ә икенче һәм дүртенче сыйныфларда исә Хәлим абзый йортында белем алдым. Авылның икенче мәчете 1944 елда, кан чире котырынган чорда, дәваханә булып хезмәт итте.
Бүген дә авылыбыз – республикабызның иң күркәм торак пунктларының берсе, һәм ул елдан-ел матурлана. Мәһабәт “Йосыф” мәчете, якты, иркен мәдәният йорты, Бөек Ватан сугышы яугирләренә һәм сугыш чоры балаларына багышланган обелиск, авыл тарихын чагылдыручы стела, һәрчак караулы зират, гөл-чәчәккә күмелгән йортлар – болар барысы да Сыйрышбашта уңган, булдыклы халык яшәвен дәлилли. Ә бүген исә авылыбызга тагын бер бизәк – аңа нигез салучыларга һәйкәл өстәлде.
Әлеге һәйкәлне төзүнең әһәмиятен аңлар өчен тарихка күз салу урынлы булыр. 1552 елда Казан ханлыгы басып алынганнан алып 1700 елларга кадәр (бу – Сыйрышбашның нигезләнү вакыты) 150 ел (биш буын арасындагы чор) дәвамында бабаларыбыз тыныч тормыш кичерә алмаган. Бер җирдә дә аларга урын җитмәгән, Татар генеалогия фәне белгече Марсель Әхмәтҗановның үземә сөйләгәннәренә таянып әйтәм: бабаларыбыз башта Казан тирәсендәге Ия авылында яшәгән булырга тиеш. Казан җиңелеп, 40 чакрым радиустагы җирләрдән куылу сәбәпле, Зур Ия авылы кешеләре Казан һәм Арча арасындагы кара урманнар эченә качып, кечкенә сигез авыл тергезгән, шулар исәбендә ике Әҗәк (фин-угыр халыкларында “су” дигәнне аңлаткан) барлыкка килә. Казан юлындагы Әҗәк 1774-86 еллар арасында бүгенге Сыйрышбашка күченгән.
Авылга нигез салучыларга һәйкәл кую башлангычын күпләр күтәреп чыкты. Иң күп акча Йосыф нәселе кешеләреннән керде. Һәрвакыттагыча, Сыйрышбашның игелекле уллары: Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, “Үзәк” машина-технологик станциясенең Чакмагыш филиалы директоры Алмаз Йосыпов бу изге эштә башлап йөрделәр, саллы өлеш керттеләр.
Риф Сәгъдәтулла улы авылдашларын матур бәйрәм белән ихлас тәбрикләде, һәркемнең бу гүзәл җир йөзендә якты эз калдырырга тиешлеген, Сыйрышбашка нигез салучыларга һәйкәл куюның да күркәм гамәлләрдән булуын билгеләде. Күпкырлы талант иясе булган җитәкченең чарага җыелучыларга моңлы һәм тирән мәгънәле җыр бүләк итүе бәйрәмнең мәртәбәсен бермә-бер күтәреп җибәрде. Сыйрышбаш авылының яшь талантлары Булат Исмәгыйлев, Ратмир Ямалтдиновның җырларын да тамашачылар бик яратып кабул итте.
Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов, Чакмагыш районы хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Низамов һәм башка җитәкчеләр халыкны бәйрәм белән тәбрикләде, авылдан чыккан танылган, билгеле кешеләрне атап үтте.
Саф һавада шул арада тәмле исләр таратып пылау пеште, шифалы үләннәр салынган чай кайнады. Бу сый бик мулдан әзерләнеп, аның белән чарада катнашучыларның һәркайсысы тамак ялгый алды. Ә көннең икенче яртысында яше-карты танылган җырчылар Айдар һәм Алмаз Юнысовларның концертын карады, аларга кушылып җырлады, биеде.
Миләүшә ЛАТЫЙПОВА.
Автор фотосы.