+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 август 2025, 06:20

Балалар янына “Чемоданда музей” килде

Районның Тарих-туган якны өйрәнү музее Галимҗан Ибраһимов исемендәге лагерьда ял итүче балалар өчен гадәти булмаган патриотик акция оештырды.

Балалар янына “Чемоданда музей” килдеБалалар янына “Чемоданда музей” килде
Балалар янына “Чемоданда музей” килде
Музей хезмәткәрләре “Чемоданда музей” проекты чикләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күчмә күргәзмә алып килде. Иске чемоданда сугыш чорының дәлилләре: солдат киемнәре, өчпочмаклы хатлар, корал макетлары һәм башка экспонатлар урын алган иде. Балаларга хәрби киемнәрне киеп һәм кулларында легендар Калашников автоматын тотып карау мөмкинлеге булды.
Очрашу ахырында укучылар махсус хәрби операциядәге яугирләргә изге теләкләр һәм рәхмәт сүзләре белән җылы эчтәлекле хатлар язды. Алар исә чираттагы гуманитар ярдәм белән яугирләребезгә юлланачак.
Бу гадәти булмаган тарих дәресе ата-бабаларыбызның батырлыгы турында истәлекне саклау һәм яшь буында илебез тарихына ихтирам тәрбияләүдә мөһим чара булып тора.
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас