Республиканың Иҗтимагый палатасында “Көнкүреш мошенниклыгы” темасына “түгәрәк өстәл” узды. Чарада Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, “Роспотребнадзор”ның республика буенча идарәсе, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, “Газпром межрегионгаз Уфа”, шулай ук күпфатирлы йортларның идарәче компанияләре вәкилләре катнашты. Экспертлар көнкүреш мошенниклыгының актуаль ысуллары, шул исәптән газ хезмәткәрләре кыяфәтендә кылынганнары, балигъ булмаганнарны мошенниклык схемаларына җәлеп итү, шулай ук үзеңне һәм якыннарыңны алардан саклау мәсьәләләре турында сөйләде.
Башкортстан халкы ел башыннан мошенникларга 1,8 миллиард сум акча күчергән. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, көн саен аферистлар безнең төбәктә генә дә гражданнарның ышанучанлыгыннан 10 миллион сум акча эшли. Бүген көнкүреш мошенниклыгы көчәя бара, безгә газ хезмәте, поликлиника, Социаль фонд “хезмәткәрләре” килә яисә телефоннан элемтәгә керә һәм башкалар.
— Узган ел башында Русия Президенты Владимир Путин хокук саклау һәм көйләүче органнарның, иҗтимагый оешмаларның игътибарын мошенниклык проблемаларына юнәлтте. Бөтен ил буенча халык белән эшләү процессы башланды. Халыкка телевидение һәм мәгълүмат чаралары аша киң мәгълүмат бирелүгә карамастан, мошенниклыкның барлык төрләреннән зыян күрүчеләр саны артканнан-арта. Безнең максат –─ төрле категория гражданнар өчен мошенниклыкны кисәтү, – ─дип билгеләп үтте “түгәрәк өстәл” модераторы, республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Кристина Недорезова.
Спикерларның берсе, “Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыятенең корпоратив яклау бүлеге әйдәп баручы белгече Наил Хәбибов газ хезмәте хезмәткәрләре кыяфәтендә фатир һәм йорт эчендәге җиһазларны тикшергәндә кылынган көнкүреш мошенниклыгы турында сөйләде.
Иң типик сценарий түбәндәгечә: эш киемендәге кеше фатир кыңгыравына шалтырата, рәсми документны хәтерләткән таныклык күрсәтә. Ул, газ җиһазларына планлы яисә планнан тыш тикшерү уздырыла, дип хәбәр итә. Шул ук вакытта тәвәккәл эш итә һәм ашыгычлык мохите тудыра. Фатирга кертергә риза булган очракта, “белгеч” газ плитәсен, колонканы яисә счетчикны карый һәм, янәсе, төзек булмаган, яки искергән элементны “ачыклый”. Аннары “тәкъдим” ─ кичекмәстән җитешсезлекне бетерү: шлангны, кранны яисә фильтрны алмаштыру. Шул ук вакытта җинаятьче таләп иткән сумма арттырылган була һәм махсуслаштырылган оешма тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр бәясеннән аерыла. Түләү һәрвакыт урында чекларсыз һәм документларсыз башкарыла.
Практикада бу “хезмәтләр” күрсәтү кебек күренә, ләкин юридик яктан бу – чиста мошенниклык, чөнки гамәлләр лицензиясез, килешүсез йөкләмәләрсез һәм еш кына нинди дә булса техник нигезләмәләрсез башкарыла. Моннан тыш, “хезмәтләр” я бөтенләй күрсәтелми, я хезмәт җиһазларын охшашка яисә хәтта алдан ук яраксызга алмаштыру рәвешендә күрсәтелә.
Күпчелек очракта корбаннар өлкән яшьтәге гражданнар була, чөнки алар диспетчерлык хезмәтенә оператив шалтырата, яисә таныклыктагы QR-кодны тикшерә алмый. Моннан тыш, психологик яктан алар формадагы кешеләргә ышана, бигрәк тә алар ышандырырлык итеп сөйләсә һәм “хөрмәт” күрсәтсә.
Наил Хәбибов искәртүенчә, газ хезмәтенең чын хезмәткәренең фото, мөһер һәм куар-кодлы яңа үрнәктәге рәсми таныклыгы булырга тиеш, аңа телефон камераларын юнәлткәндә оешманың бите ачыла. Шулай ук 8-800-234-05-00 телефоны буенча контакт-үзәккә шалтыратып, сезнең адреска, чыннан да, белгеч җибәрелгәнме-юкмы икәнлеген белергә мөмкин.
Белгеч аларның хезмәтендә дә мәгълүмат урлау очраклары теркәлүен билгеләп үтте. Менә ни өчен кайвакыт мошенниклар фатирда яисә өйдә газ җиһазларының номерларын белеп тора.
– Шикләнәсез икән, шундук телефонны сүндерегез, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез, әлеге инцидентны теркәгез. Исегездә тотыгыз: газ җиһазларына хезмәт күрсәтү елга бер тапкыр башкарыла, ә ватылганда сез хезмәткә турыдан-туры мөрәҗәгать итәсез, –─ дип ассызыклады ул.
Спикер мошенниклыкны булдырмау өчен идарәче компанияләр яисә полиция участоклары вәкилләре белән уртак обходлар үткәрү практикасын кертергә тәкъдим итте, бигрәк тә элек алдау очраклары теркәлгән районнарда.
Тагын бер мөһим юнәлеш –─ техник яклау: видеокүзәтү функциясе булган домофоннар, периметр буенча һәм катларда камералар урнаштыру, шулай ук авылларда һәм дача бистәләрендә яшәүчеләрнең, уртак чатларын булдыру. “Бу чатларда шушы төбәктә яшәүчеләр газ җиһазларын планлы тикшерүләр турындагысын да кертеп, мөһим мәгълүмат белән алмаша. Бу кешеләрнең үзен газ хезмәте хезмәткәре дип таныткан мошенникны өенә кертү куркынычын киметә”, – дип билгеләде Наил Хәбибов.
Шулай ук, ул бердәм федераль платформа эшләргә тәкъдим итте, анда һәр кеше үз адресын кертеп, якындагы хезмәт күрсәтү үзәге турында мәгълүмат ала, шулай ук конкрет белгечнең килүен раслый яисә кире кага ала. Мондый санлы карарлар банк һәм почта өлкәләрендә кулланыла да инде.
Газ бүлү компанияләре алдан хәбәр итү практикасын кертә. Планлы тикшерүләр турындагы белдерүләр подъездларда техник хезмәт күрсәтүгә кимендә 10 көн кала эленә, аларда көне, вакыты һәм элемтә өчен телефоннар күрсәтелә. Идарәче оешмалар язма рәвештә хәбәрләр ала, ә кайбер очракларда, әгәр яшәүчеләр үз мәгълүматларын калдырган булса, СМС-хәбәрләр яисә электрон хатлар җибәрелә. Мондый механизм гражданнарга алдан әзерләнергә һәм, кирәк булганда, визитның барлык нечкәлекләрен ачыкларга мөмкинлек бирә.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе бүлеге башлыгы Марат Гозәеров 5 июльдән дропперлык кылган өчен җинаять җаваплылыгы кертелүен искә төшерде: хәзер гаеплеләргә банк картасын өченче затларга тапшырган өчен ─ 3 елга кадәр, исәпне җинаятьчел максатларда файдаланган өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
– Һәр югары сыйныф укучыларының, техникумның һәр төркеменең биш проценты дропперлыкка җәлеп ителгән. Әгәр элек гражданлык тәртибендә алардан акча таләп итә алсалар, хәзер аларны утыртырга мөмкиннәр. Карталарны кемгәдер тапшыру Җинаять кодексы белән тыела. Мошенниклыкта катнашкан яшьләрне күрү бик кызганыч. Шундый 10 кешенең сигезен “кайнар эзләр” буенча тотабыз. Калганнары, соңрак булса да, шулай ук гаепләнүчеләр эскәмиясенә утырачак, ─– диде Марат Гозәеров.
Ул һәркемне туганнарына, бигрәк тә өлкәннәргә, түбәндәгеләрне аңлатырга өндәде: кем шалтыратса да, хәбәрләрдәге кодларны әйтмәгез. Аралашу өчен мессенджерга күчмәгез һәм акча белән гамәлләр кылмагыз. Сезгә телефоннан нәрсә генә димәсеннәр, фаш иткән өчен нинди генә җинаять эзәрлекләве белән янамасыннар, полициягә, дежур частька килегез һәм анда реаль кешеләр белән сөйләшегез.