Районда “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проектының структурасына кергән “Без бергә” федераль проекты уңышлы тормышка ашырыла. Бу уңайдан быел Олыкүл авылы янында июнь һәм июль айларында палатка шәһәрчеге эшләде. Нәкъ ул “Яшь армияче” хәрби-патриотик лагерен оештыру өчен база булып хезмәт итте.
Ике сменага да биредә эзләнү эшләрендә һәм балаларны патриотик тәрбияләүдә зур тәҗрибәсе булган Алина Арсланова җитәкчелек итте. Алина Фаил кызы билгеләвенчә, палаткаларны, кыр кухнясын һәм мунчаны үз куллары белән ясап куйганнар. Шулай ук кыр шартларында учак өстендә ризык әзерләү дә, беренче карашка, бик мавыктыргыч булып тоелса да, бик җиңел эш түгел: утынын да, азык-төлеген дә сайлый белергә кирәк.
Бу хуҗалык эшләрен дә алар балалар белән бергәләп башкарган. Лагерьның максаты да – балаларны табигый шартларда яшәргә өйрәтү. Шул ук вакытта биредә кызыклы очрашулар, квестлар, ярышлар, концертлар да үтте. Төп игътибар авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга бүленде.