+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 август 2025, 09:35

Коръән укып, хәмер эчкәч, бу нәрсә була инде?..

Халкыбыз акрынлап дингә кайта, күркәм итеп Коръән ашлары үткәрү, ифтар мәҗлесләре оештырулар сөендерә. “Иманлы кеше – бәхетле кеше”, дип юкка гына әйтмәгән бит ата-бабалар. Тик шул ук вакытта күңелдә юшкын калдырган очраклар да юк түгел...

Коръән укып, хәмер эчкәч, бу нәрсә була инде?..Коръән укып, хәмер эчкәч, бу нәрсә була инде?..
Коръән укып, хәмер эчкәч, бу нәрсә була инде?..

Күптән түгел Коръән ашында булырга туры килде. Табын искиткеч мулдан әзерләнеп, кунаклар да күп чакырылган иде. Хәзрәт тиешле догаларны укып, тирән мәгънәле вәгазен сөйләде, сәдакалар да таратылды. Ә менә дин вәкиле артыннан ишек ябылу белән, хуҗалар өстәлгә исерткеч эчемлекләр куйды. “Нигә алай итәсез, бу бит дөрес түгел” – диюгә, “шушы кадәр табын әрәмгә калсынмыни, хәзер иркенләп ял итәбез”, – дип җавап бирде хуҗабикә. Укылган Коръән сүрәләренең бу очракта нинди мәгънәсе кала, исерткеч эчемлекләрсез табын яме юк дип яшәүчеләрнең йортында иминлек булырмы – менә шул хакта уйлансын иде бу рәвешле табын үткәрүчеләр.

Миләүшә Латыйпова.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас