+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 август 2025, 06:50

Финанс грамотлылыгын тикшерәчәкләр

 Өченче буын халык университетында 1 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә пеннсионерлар арасында дүртенче бөтенрусия финанс грамотлыгы чемпионаты башлана.

Финанс грамотлылыгын тикшерәчәкләрФинанс грамотлылыгын тикшерәчәкләр
Финанс грамотлылыгын тикшерәчәкләр

Чемпионатта пенсионер статусын раслаганнар катнаша ала.  https://fingram.rea.ru/chempionat) адресы буенча 25 сентябрьгә кадәр теркәлү үтәргә була. Төбәк этабында җиңгән өч кеше финалга үтәчәк, ул 23 октябрьдә онлайн үтәчәк. Төбәк һәм федераль этапларда катнашучылар кыйммәтле бүләкләр һәм чемпионатта катнашулары турында дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Чемпионатка әзерләнү өчен Уфа шәһәре районнарында финанс грамотлыгы буенча бушлай лекцияләр үтәчәк. Анда теркәлергә кирәкми.

17 сентябрьдә 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Коммунистик урам, 39 нчы йорт, 2 катта урнашкан Өченче буын халык университетында “Финанс мошенникларының яңа схемалары” темасына лекция узачак. Шулай ук, озайлы вакытка акча салу программаларында пенсионерлар ничек итеп үзләренә файда эшли алу турында да мәгълүматлар биреләчәк.

Чыганак: https://resbash.ru/news/obshchestvo/2025-08-21/v-ufe-sostoitsya-chempionat-po-fingramotnosti-dlya-pensionerov-4357135

 
 
 
Автор:Резида Валитова
Читайте нас