

Билгеле, балачактан ук һәммәбезнең күңелендә илаһи хыяллар бөреләнә. Үзаллы тормыш юлына һәркем төрле сукмаклар, ниндидер сынаулар аша аяк баса. Баксаң, изге максатлар куеп, кыяр-кыймас кына данлыклы Башкорт дәүләт университетының ишекләрен тәү тапкыр ачып кергәнгә — 50, филология факультетының татар-урыс бүлеген тәмамлаганга 45 ел да үтеп киткән.
“Укырга керә алмагач, үкереп еладым...”
Шәхсән үзем, бишенче сыйныфтан ук каләм тибрәткәч, инәкәйдән “Рабоче-крестьянский корреспондент”, “Журналист” журналларына язылуны сорадым. Хыял исә Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керү иде. Ни кызганыч, конкурстан үтмәдем. Кире авылга кайтырга туры килде. Район үзәгеннән үткенче машинага утырып, авылыбыз башында ук төшеп калдым. Янәсе, кеше күрмәсен, тыкрыклар аша кача-поса туган йортыма кайтып кердем. Инәкәй кәефсез баласының хәлен шунда ук аңлады. Ә мин исә, идәнгә ятып, туйганчы үкереп еладым. Бу халәт ике көн дәвам итте. Инәкәй шунда: “Улым, ярый, үзеңне бетермә, армиядән кайткач, ничек тә укырга керерсең әле”, – диде. Хәер, соңрак аның юравы юш килде.
Ике көннән соң колхозның машина-тракторлар паркына бардым. Анда мине комбайнчы Хәмит абый Гыймазетдиновның ярдәмчесе итеп тәгаенләделәр. Аз гына булса да акча эшләп алдым. Көзен инде солдат итеген кидем, Кытай чигендә хезмәт иттем. Анда да хәрби округның “Суворовский натиск” гәзитенә языштым, ә төннәрен имтиханнарга әзерләндем. Кайтырга 5 ай кала гына отпуск бирү турында боерык булды. Максатым, 1 августта Уфага кайтып, университетта имтихан бирү иде. Ни хәл итәсең, анысы да тормышка ашмады. Отпуск урынына мине башкалардан 10 көнгә алданрак кына дембельгә озаттылар.
Хәрби частьның юлламасы буенча Уфа аэропортыннан туры университетның рабфагына юнәлдем. Моңа чаклы инәкәй университетта элегрәк читтән торып укыган укытучы Флүрә Әхмәтшина аша минем документларымны җибәргән булган. Авылга кайтып, бераз ял итеп, 8 айлык курска кабул ителү турында чакыру көтәсе калды. Ул килмәгәч, Уфага үзем юлландым. Баксаң, минем өлгергәнлек аттестатымда чит тел фәненнән сызык (прочерк) билгесе торган.
Укулар башлангач, ирекле тыңлаучы булып йөри башладым. Нәтиҗәдә, бер тыңлаучы урынына мине исемлеккә кертеп куйдылар. Кыскасы, стипендия алып, тулай торакка урнашып, рабфакны яхшы тәмамладым. Алай гына да түгел, 4 фәннән имтихан тапшырганнан соң, татар-урыс бүлегенә керер өчен янә өстәмә 2 имтихан тапшырдым. Иң мөһиме — мин төркемнең 25нче студенты булып укырга кабул ителдем.
Күңелле мизгелләр
Башкалабызның йөзек кашы булган уку йортыбыз безне 45 елдан соң да ихлас каршылады. Очраштык та, кочаклаштык та, хәтта шатлыктан, елаштык та. Баштарак кайберләребезне танымыйчарак та тордык әле. Ни дисәң дә ярты гасыр чамасы очрашмаганнарыбыз да бар бит. Йөзләребездә нур балкып, маңгайларыбызда буразналар сызылса да, чәчләребездә “кар бөртекләре” җемелдәсә дә, сихри карашларыбыз, ихлас елмаюларыбыз һәммәбезне томаннар артындагы хыялый яшьлеккә алып кайткандай булды. Кем әйтмешли, күңел унҗидедә генә әле. Тик кемнәргәдер ул санны кирегә әйләндерәсе шул.
Менә лекцияләргә чапкан чакларны искә төшереп, салмак кына университет бинасының искиткеч зәвык белән эшләнгән стеналарыннан күз алмыйча, биш ел таптаган баскычлардан салмак кына 4нче катка “үрмәлибез”. Биредә барысы да – аудиторияләр, кафедра, деканат танымаслык булып үзгәргән. Укы гына! Аннары үзебез яшәгән тулай торакка да сугылдык, күмәкләшеп фотога төштек, янәшәдәге заманча уку корпусларына, яңа кампуска карап сокландык.
Укыдык та, эшләдек тә
Очрашуның төп өлеше якындагы “Хәләл” кафесында дәвам итте. Билгеле, сөйләшү-серләшү талгын гына ерак үткәннәргә гомер җебе булып сузылды. Әлбәттә, иң тәүдә шаулы студент елларын, тулай торактагы кызык хәлләрне, төннәр буе имтиханнарга әзерләнгән, шпаргалка язган, мәхәббәттән исергән, киноларга йөргән чакларны сагынып искә алдык. Кайберләребез факультет данын яклап төрле спорт ярышларында, үзешчәннәр түгәрәгендә катнашты. Хәтта Әлфия Халитованың туган авылы Үрге Тирмәгә (Чишмә районы) барып, концерт та куйдык, Дим буена походка да бардык, чаңгыда ял итәргә чыктык. Әй, бу студент чаклар, сибелгән икән борчаклар! Һәммәсенә өлгерергә тырышканбыз. Өстәвенә, колхозчы әткәй-әнкәйләребезне матди яктан борчымас өчен ишегалдын себереп, азмы-күпме акча да эшләгәнбез. Ә җәен күпләребез төзелеш отрядларына таралыштык, поезд проводниклары сыйфатында Сочи, Адлер, Симферополь, Ульяновск, Мәскәү, Күмертау шәһәрләре маршруты буенча ил гиздек.
Әйе, студент тормышы бер мизгел генә булса да, үзенең хәтер сандыгында күпме хатирәләр саклый. Кайберләребез, иҗат кешеләре буларак, “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәге хакында ничек инде сүз катмыйсың?! Күп кенә танылган язучылар, шагыйрьләр, журналистлар тәүге чирканчыкны биредә алганнар бит. “Акчарлаклар” казанында шактый гына кайнарга, шушы исемдәге гәзитнең шактый еллар мөхәррире дә булырга, 8 ватман битле гәзитне материаллар белән тутырыр өчен аларны җыярга, эшкәртергә, әлбәттә, үземә дә язарга туры килде. Бишбүләк районы кызы Гөлсимә Галимуллина аларны машинкада баса иде. Ярый әле безгә соңрак ихлас, бик гади укытучыбыз, доцент Хәләф Шакир улы Гарданов ярдәмгә килде (рухлары шат булсын). Тулай торактагы аның яшәгән бүлмәсендә идәнгә сузылып ятып, ватман битләренә басылган материалларны төннәр буе ябыштыра, матурлый идек. Иртән, күзләрне тырнап, лекциягә чаптык.
Остазларыбыз үрнәгендәӘ әдәбият, сәнгать әһелләре белән җылы очрашуларны оештыруны түгәрәк җитәкчесе, доцент Әхәт Зәйнетдин улы Нигъмәтуллин безгә йөкли иде. Бүген дә хәтеремдә, Башкортстанның халык шагыйре, күзе начар күрүче Аксаков урамында яшәгән Сәйфи Кудашны университетка җитәкләп алып килдем. Ул, бик тә дулкынланып, татарча-башкортча шигырьләрен укыгын иде. Җәмәгать эшләрендә актив катнашкан өчен кафедра җитәкчелеге мине аның яшел тышлы, затлы китабы белән бүләкләде. Шулай ук Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев белән очрашу да күңелләрдә мәңге уелып калды. Килүенә аның китапларын сатып алу хәстәрлеген дә күргән идек. Күңелләрне тетрәндерерлек, йөрәкләрне җилкетерлек шигырьләрен укыгач, ул китапларга автографлар язып бирде. “Еллардан җырлар кала” дигән китабында мондый юллар бар: “Әнвәр! Сөйгәнеңнән сөелеп һәм поэзияне сөендереп озак яшә. Ә. Атнабай. 15.02.77.”
Поэзияне әллә ни сөендерә алмасам да, шөкер, 9 китабым дөнья күрде. Шуларның берсе шигырьләрдән, җырлардан тора. Төркемдәшем, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Рәфыйга Усманова – берничә шигырь китабы авторы, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы Розалия Нәбиуллина да шул “Акчарлаклар”дан иҗат мәйданына юл алды...
Гадәттәгечә, озак көтеп алынган очрашуда дисбе булып тезелгән, төрле сынаулар белән үтелгән тормыш, хезмәт юлы күзаллана. Ни кызганыч, арабызда язмыш белән озак еллар якалашкан: тормыш юлдашын, балаларын, башка якыннарын иртә югалтканнар, теге яки бу сәбәп белән гаиләләре таркалганнар да, нахакка рәнҗетелгәннәр дә, озак еллар урын-җир өстендә калган әти-әниләрен караганнар да бар.
Төшеп калганнардан түгелбез!
Ә менә үзебез сайлаган һөнәргә килгәндә, төркемдәшләребезнең шактые укытучы, балалар тәрбияләү юнәлешендә хезмәт салган. Арабызда мактаулы, әмма бик тынгысыз, җаваплы укытучы һөнәренә 35, хәтта 45 ел тугры булып калганнар арасында Русиянең Мактаулы мәгариф хезмәткәре Мәрьям Мөхәммәдиева (кыз фамилиясе), Башкортстанның мәгариф отличнигы, югары категорияле укытучы Әлфия Халитова, төрле югары дәрәҗәләргә ирешкән мәгариф ветераннары Зәлифә Шәкүрова, Әминә Хафизуллина, Асия Мәсәгутова фидакарьлек, әйтергә яраса, батырлык, искиткеч сабырлык күрсәткәннәр. 35 ел балалар бакчасында сабыйларның психологиясен дөрес аңлап, аларга күңел җылысын биреп, белем иленә озаткан сабакташыбыз, төрле бүләкләргә ия булган Зөбәйдә Насыйбуллинаны ничек инде телгә алмыйсың! Болардан тыш, мәктәптә завуч, директор, авыл, район Советында, социаль яклау, мәдәният өлкәсендә төрле вазыйфаларда хезмәт салган шактый хөрмәтле сабакташларыбыз бар. Һәммәсен санап чыгу мөмкинлеге булмауны дөрес аңларлар дип уйлыйм. Әйткәндәй, һәммәсе үз хезмәтен ихлас башкарып, халык ихтирамын яулаганнар.
Без Әлфия Халитова, Венера Акчурина оештырган сабакташлар мәҗлесендә 14ебез генә очрашсак та, күпме мәгълүмат белдек, язмыш сынауларына бирешмәгәннәрдән күпме энергия, фәһем алдык. Оештыручыларга рәхмәт белдереп, барыр юлларыбыз якты, тормышыбыз бәрәкәтле булсын, диясе килә.
Әнвәр Сөләйманов,
журналистика ветераны.