“Еллар үтү белән дә әти-әни турында хатирәләр һич онытылмый, киресенчә яңара гына, алар сөйләгән һәр сүз күңелдә мәңгегә уелып калган.
Әтием белән әнием Бүздәк районының Түреш авылында туып- үсеп, белем алалар. Авылда яшәп, дөнья корып, дүрт бала үстереп (кызганычка каршы, кече кызлары ике айлык булганда үлеп китә), авыр сугыш елларын кичерәләр, сугыштан соңгы елларда намус белән колхозда эшләп, бик җиңел булмаган олы тормыш юлы үтәләр.
Фәттах белән Вәсбикамал гаиләсендә өч бала туа. Иң өлкәне – минем әтием Исмәгыйль, ул 1907 елның 15 декабрендә дөньяга килә, 1915 елда – сеңлесе Разия, 1918 елда энесе Сөләймән туа. Ул вакытта аерым хуҗалыклар белән көн күрәләр. Әтием кечкенәдән әтисенә булышып үсә. Тик, кызганычка каршы, бик иртә ятим кала. Барлык тормыш авырлыклары аның иңнәренә төшә. Утызынчы елларда ул колхоз хәрәкәтен оештыру эшендә актив катнаша. 1940 елда әнием Зәйтүнә Гайсина белән гаилә корып, якты киләчәккә олы өмет белән яши башлыйлар. 1941 елда кызлары туа, тик бәхетле көннәре озакка бармый – 22 июнь иртәсендә немец-фашист гаскәрләре илебезгә басып керә. Әтием, әниемне һәм ун гына көнлек кызын калдырып, сугышка китә.
Әнием Зәйтүнә Габдулхак кызы 1918 елгы. Өч яше тулганда ятим кала. Абыйлары, әнисе колхозда эшли. Әни, 1936 елда Бакалы авылында тракторчы-комбайнчы курсларын тәмамлап, механизатор һөнәрен үзләштерә. Яшь кызны колхозга рәис урынбасары итеп билгелиләр. Шулай тормышлары җайга салынып кына килгәндә, әниемнең олы абыйсы Хәлимулла авырып вафат була. Икенче абыйсы Хәкимулла сугышта һәлак була. Әнием, сугыш башлангач, Күзәй МТСында комбайнчы, тракторчы, учётчик эшләрен башкара. Әнием бик тә тырыш кеше була. Сугыш чорында икешәр ындыр бәрәңге үстерә, сыер асрый.
Әтием Бөек Ватан сугышының башыннан азагына кадәр катнаша. Ул 59нчы гвардия кавалерия полкы составында сугыш юлын үтә. Полтава, Польша аша узып, 1945 елда Эльба елгасындагы Торгау шәһәре янында союздашлар белән очраша. Әтием Җиңү көнен Берлин шәһәрендә каршылый.
Әтием Бөек Ватан сугышында катнашканы өчен бик күп медальләр, шул исәптән “Батырлык өчен” медале һәм орденнар белән бүләкләнә. Туган ягыбызга 1946 елда кайта. Әтием авыл хуҗалыгын тергезүгә зур көч салып, колхозда эшли башлый. Әнием белән тормыш йөген икәү тарталар. 1946 елда – икенче, 1954 елда өченче кызлары дөньяга килә, 1960 елда уллары туа.
Әтием тырыш, максатчан, уңган кеше иде, матурлыкны күрә белде. 1962 елда яңа йорт салдылар, түбәсен ябарга калай булмагач, чәчәкле поднослар белән яптылар, күрсәгез иде аның матурлыгын! Өй җиһазларын да авылда иң беренчеләрдән булдырырга тырыштылар. Кышларын әтием безгә “Сәяхәтче Синдбад” әкиятен сөйли-сөйли пималар төпли, әнием кешеләргә күлмәк тегә иде. Җәен ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрадылар, бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерделәр. Барлык эшләрне җиренә җиткереп, яратып башкардылар. Әтием авыр сугыш елларын үтсә дә, йомшак күңелле, сабыр холыклы булды, җырлар яратты. Ул тормышка аек карый торган кеше булды. “Дөньяда игелекле эшләр эшләргә ашыгырга кирәк, миннән соң әдәпле балаларым калса, мин бик бәхетле булыр идем”, – диде. Теләге тормышка ашты, дип уйлыйм. Балалары тәртипле, тәүфыйклы, игелекле кешеләр булып үсте. Һәркем үз юлын тапты бу тормышта. Улы Өлфәт, оныгы Фидан – авылда иң абруйлы кешеләрдән дисәм, Түреш халкы каршы килмәс. Алар Түреш авылында оештырылган барлык чараларга да матди ярдәм күрсәтә, социаль проектларны тормышка ашыруда актив катнаша. Эх, әтием белән әнием күрсәләр, ничек горурланырлар иде!
Әтием аеруча чыршылар ярата иде. Үзенең бакчасына чыршылар утыртты. “Чыршы астына өстәл куеп, бергә җыелышып, туганнар белән чәйләр эчеп, мине дә искә алырсыз”, – ди торган иде. Ул чыршылар әле дә, Төмән урамына ямь биреп, гөрләп үсә. Васыяте дә шул булды: “Минем каберемә чыршылар утыртырсыз”, – диде. Әтием 1986 елның 9 декабрендә безне мәңгелеккә ташлап китте.
Әтинең васыятен үтәдек, әнием белән барып, каберенә дүрт баласыннан дүрт чыршы утырттык. “Рәхмәт сезгә, балалар, әтиегезнең рухын сөендереп, васыятен үтәдек, хәзер үссеннәр генә инде”, – диде ул. Ничә еллар без бу чыршыларны кадерләп үстердек. Әтиемнең кабере зиратның бер читендә урнашкан, шунлыктан, ул чыршылар безнең өйгә күренеп торды. Кая барсак та алар безне озатып калган сыман, безнең күңелләргә тынычлык бирә иде. Капка төбенә чыксак та күренеп тордылар. Бөек Ватан сугышын үткән горур солдатка алар үзенчәлекле һәйкәл булды. Әтиемнең җаны, тәне уралып үскән, безнең өчен изге булган бу чыршылар тирә-якка нур чәчеп торды.
Үткән елның көзендә зиратны чистартырга булдылар, бу – саваплы, кирәк эш. Мәңгелек йортыбызны чүп-чардан, тирә-якны басып килүче куаклардан, авып барган, картайган агачлардан тазарту кирәк. Бер авылдашыбыз бу эшләргә халыктан акча җыя башлады. Зират чистартуны җитәкләргә булды ул. Авыл кешеләре дә, читтә яшәүчеләр дә берсүзсез ярдәм кулы сузды, аларга зур рәхмәт!
Зиратны урам ягыннан чистарта башладылар, тик, нигәдер, төп-төз, картаймаган агачлар бер-бер артлы ауды. Алгы якта өч чыршы гына басып калды. Йөрәк сизгәндәй, әлеге активисттан: “Берүк әтинең каберен таптап, изге чыршыларын кисә күрмәгез”, – дип ялвардык. Шалтыратып та, әйтеп тә, язып та җиткергәч, гозеребезне тыңлар, кисмәсләр дип уйладык. Кызганычка каршы, үтенечебезне тыңламыйча, Бөек Ватан сугышы ветеранының каберендәге изге чыршыларны кискәннәр. Нигә алай эшләгәнен аңлатмады. Йөрәккә хәнҗәр кадагандай булды. Барлык галәм яшеллеккә омтылганда, агач утыртканда, 200-300 ел яши торган чыршыларны кисүне мин башыма сыйдыра алмыйм.
Безнең, сезнең азатлык өчен гомерләрен аямыйча сугышкан каһарман ветеранның каберендә бүген дүрт чыршы төбе генә утыра, аларын ни эшләтерләр, әйтә алмыйм. Әтигә һәйкәл булып торган изге чыршылар юк. Бик кызганыч бу хәл безнең өчен, ветеран каберен мыскыллау, вандаллык бит бу, гафу итә торган эш түгел. Киләчәк буынга бу нинди үрнәк?
Авылыбыз уртасында урнашкан зират моңа кадәр мәгърур агачлары белән күркәм яшеллек утравы булып тора иде, ә хәзер ул рәнҗеп утырган кебек.”
Матбугатка “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Миләүшә Латыйпова әзерләде.