

Энергияне сакчыл тотыну – икътисади үсешнең мөһим шарты, ул энергия чыгымнарын киметергә, нәтиҗәлелекне арттырырга һәм тирә-як мохиткә тискәре йогынтыны киметергә мөмкинлек бирә. Энергияне сакчыл тотыну программаларын гамәлгә ашыру дәүләт, бизнес һәм халык өчен шактый зур икътисади файда да китерә. Аның төп өстенлекләреннән берсе – чыгымнарны киметү. Заманча технологияләр кертү, җиһазларны модернизацияләү һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча чаралар үткәрү электр энергиясен, җылылык һәм ягулык куллануны киметергә мөмкинлек бирә. Бу бигрәк тә энергиягә тотынылган акча чыгымнарның шактый өлешен тәшкил иткән эре предприятиеләр өчен актуаль.
“Башнефть” акционерлар нефть компаниясе (“Роснефть” структурасына керә) предприятиеләренең энергияне сакчыл тотыну программасын гамәлгә ашырудан икътисади файда 2025 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча 660 миллион сумнан арткан, бу узган елның шул чор күрсәткеченнән 55 процентка күбрәк. Җитештерү активлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү – “Роснефть-2030” стратегиясендә төп максатларның берсе. Компания һәм аның бүлендек предприятиеләре энергия ресурсларын рациональ файдалануга һәм энергия куллануны киметүгә, электр йөкләнешен һәм җылыту өчен тотынылган чыгымнарны оптимальләштерүгә юнәлтелгән планлы эш алып бара. Нефть һәм газ чыгару буенча “Башнефть”нең төп предприятиесе – “Башнефть-Добыча” икътисади нәтиҗәнең яртысын диярлек тәэмин итте, агымдагы елның алты аенда энергия куллану күләме 9,5 мең тонна шартлы ягулыкка яки 360 миллион сумга кимегән. “Башнефть-Добыча” нефть чыгару скважиналары һәм җир өсте инфраструктурасы объектлары фондының, электр һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләренең энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча үзебезнең ил технологияләрен актив кертә.
“Башнефть-Полюс”ның энергияне сакчыл тотыну чараларыннан (“Башнефть”нең НАОдагы нефть чыгару активы) нәтиҗәсе 140 тонна шартлы ягулык тәшкил иткән, бу пландагы күрсәткечтән 57 процентка югарырак. Экономия күләменең артуы скважиналар эшенең технологик режимын оптимальләштерү белән бәйле.
“Соровскнефть” предприятиесендә (“Башнефть”нең ХМАОдагы нефть чыгару активы) скважиналарның механикалаштырылган фондында энергия нәтиҗәлелеген кертү исәбенә 5,5 миллион сум күләмендә икътисади файда алынды. 2025 елның беренче яртысында “Башнефть”нең нефть эшкәртү заводларының Уфа төркемендә энергия ресурсларын экономияләү күләме 270 миллион сумнан арткан, бу узган елның шул чор күрсәткеченнән 75 процентка күбрәк. Мондый югары күрсәткечкә үзебездә җитештерелгән корымны өрдерү аппаратларын гамәлгә кертү, товар парклары резервуарларын җылыту схемасын үзгәртү, технологик корылмаларда һава җылыткычларын алыштыру нәтиҗәсендә ирешелде.
Энергия ресурсларын куллану күләмен киметү атмосферага парник газлары һәм пычраткыч матдәләр чыгаруны киметергә ярдәм итә. Нәтиҗәдә, экологик йөкләнеш кими һәм халыкның тормыш сыйфаты яхшыра. Бу шулай ук тирә-як мохитне саклау буенча куелган максатларга ирешергә дә ярдәм итә.
Энергияне экономияләү энергетика челтәрләренә һәм инфраструктурага йөкләнешне дә киметә, бу үз чиратында техник хезмәтләндерүгә һәм модернизацияләүгә киткән чыгымнарны киметергә ярдәм итә. Мәсәлән, “Уфаоргсинтез” нефть химиясе предприятиесендә энергияне сакчыл тотыну программасының нәтиҗәсе 31,5 миллион сум тәшкил иткән, экономияләүгә бер җайланманың колонна конструкциясен үзгәртү һәм пиролиз миченең эшен оптимальләштерү исәбенә ирешелде.
“Башнефть-Розница” 2025 елның 6 аенда тышкы яктыртуны автомат идарә системасы булган энергияне саклаучы яктырткычларга алыштыру, шулай ук энергияне саклаучы электр җылыту казаннарын урнаштыру исәбенә 1,5 миллион сум экономияләгән.
Шулай итеп, энергияне сакчыл тотыну программаларын гамәлгә ашыру – экология өчен дә, икътисади җәһәттән дә мөһим әһәмияткә ия. Ул чыгымнарны киметүгә, сәнәгатьне үстерүгә һәм икътисади үсеш өчен уңай шартлар тудыруга ярдәм итә.
Белешмә:
“Башнефть” – нефть, газ чыгару һәм эшкәртү буенча эшчәнлек алып баручы нефть-газ тармагындагы иң зур тарихлы предприятиеләрнең берсе.
“Башнефть”нең төп активлары Башкортстан Республикасында урнашкан. Нефть, газ табу һәм чыгару эшчәнлеге шулай ук Ханты-Манси автономияле округы – Югра, Ненец автономияле округы, Ырынбур өлкәсе һәм Татарстан Республикасы территориясендә дә гамәлгә ашырыла.
Элина ФӘЙЗУЛИНА.