Шуларның берсе - солдат киемнәреннән дефиле.
Бу кызыклы күргәзмәдә Беренче бөтендөнья сугышыннан бүгенге көнгә кадәр хәрби костюм эволюциясе тәкъдим ителгән иде. Төрле чор униформасының сирәк үрнәкләрен урындагы "Военторг" кибете хуҗасы Альберт Харипов туплаган.
Чарада аларны Нефтекама күппрофильле колледж студентлары күрсәтте, җитәкчеләре Лидия Әхмәтова белән әзерләнгән дефиле тамашачыларга бик ошады.
Гөлнара Гыйлемханова.