Республика дәүләт автоинспекторлары чаң суга: безнең юлларда бу кадәр күп санда кече яшьтәге машина йөртүчеләрнең беркайчан да булганы юк иде әле.
─ Питбайклар, квадроцикллар, электр самокатлары, гироскутерларны бүген һәркем сатып алырга мөмкин. Бу бик җиңел һәм закон дәрәҗәсендә моңа тыюлар юк, –─ ди Башкортстан Дәүләт автоинспекциясенең өлкән инспекторы, полиция майоры Линар Зиннуров. – Элек ата-аналар баласына яхшы тәртибе өчен уенчыклар, телефон бүләк иткән булса, хәзер ике тәгәрмәчле транспорт чаралары белән дәртләндерә.
Хокук сакчылары мәгълүматлары буенча, быел беренче яртыеллыкта 16 яшькә кадәр машина йөртүчеләр катнашлыгында 56 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда ике балигъ булмаган бала һәлак булган, 53е җәрәхәтләр алган. 11 очракта балалар ─ автомобильгә, 24 очракта мототранспорт белән идарә иткән. 24 очракта авария кече яшьтәге машина йөртүчеләр гаебе белән булган. Меңнән артык яшь водитель юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, аларның 83е руль артында исерек хәлдә булган.
Үлемгә китерүче куркыныч бүләк
Питбайкларда, мотоциклларда йөрү малайларны һәрвакыт җәлеп итте. Әмма хәзер, социаль челтәрләрдә күпләр үз техникасы белән мактанганда, яки туры эфирда узыштан хис-кичерешләре белән уртаклашканда, үзләренә җитез транспорт алырга теләүчеләр саны тагы да артты. Үсмерләр әти-әниләрен питбайк сатып алырга үгетли һәм тегеләре, моның никадәр хәвефле икәнен аңласа да, баласының теләгенә каршы килми. Мондый транспортны теркәргә кирәкми, шулай ук, машина йөртү таныклыгы да таләп ителми. Закон буенча бала питбайкта махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда, авыл юлында йөри ала, әмма өлкәннәр иртәме-соңмы яшь водительнең трассага чыгачагын аңларга тиеш.
30 июньдә республиканың Калтасы районында үлемечле юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда 14 яшьлек ике малай һәлак булды. Балалар җәйге каникулда туганнарында ял иткән. Аларның берсенең питбайкы булган. Анда йөрергә һәм бер уңайдан питбайкта җилдерүне видеога төшерергә ниятләгәннәр: шлемга “GoPro” камерасы урнаштырганнар. Сәфәр соңгысы булып чыккан. Трассага чыгып, балалар каршы яктан килүче “Лада Гранта”га бәрелгән. Бәрелү шулкадәр көчле булган ки, балаларның исән калу мөмкинлеге булмаган: яшь транспорт йөртүче фаҗига урынында һәлак булган, аның пассажиры ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.
Тагын бер бәхетсезлек очрагы Баймак районында теркәлде. Унҗиде яшьлек үсмерләр алкоголь кулланган һәм, берсенең туганыннан питбайк алып, йөреп килергә булганнар. Спиртлы эчемлекләр куллану һәм машина йөртү тәҗрибәсе булмау пассажирның питбайктан егылып төшүенә китергән. Яшь водитель куркып, юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан, тиздән аны тоткарлаганнар. Иптәшен дәваханәгә китергәннәр, биш көннән ул алган җәрәхәтләрдән вафат булган.
Алты яшьтән руль артында
Үсмерләргә әти-әниләрен мототранспорт сатып алырга үгетләргә туры килсә, бәләкәй балаларны өлкәннәр үзләре руль артына утырта. Быел юл полицейскийлары тоткарлаган иң яшь машина йөртүчегә алты яшь булган. Шушы көннәрдә алар тагын бер охшаш очрак турында сөйләде: Гафури районында инспекторлар сигез яшьлек малайны әтисе сатып алган мини-питбайк руле артында тоткарлаган. Балага транспорт белән идарә итәргә рөхсәт иткән өчен ата-ананы административ җаваплылыкка тарттырганнар, аларга 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Питбайкны штрафстоянкага озатканнар. Шулай ук, тикшерү материалларын, баланы тиешенчә тәрбияләмәгән өчен ата-аналарны җаваплылыкка тарттыру максатында, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәргәннәр.
“Не рули, малай!”
Май аенда республиканың ЮХХДИ инспекторлары җәмәгатьчелекнең игътибарын гамәлдәге проблемага җәлеп итү максатында “Не рули, малай!” социаль акциясен башлап җибәрде.
─ “Не рули” дигәндә, без балага руль артына утыруны тыябыз. Шул рәвешле башка өлкәннәрне дә үз балаларына карата шундый позициядә булырга чакырабыз, ─– ди Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.
Хокук бозулар өчен нәрсә яный?
– Машина йөртүчегә 16 яшь тулмаган икән, ата-аналарга 30 мең сум штраф, шулай ук, эшне балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырачаклар;
– Әгәр хокук бозучыга 16 яшь тулган икән, 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф яный;
– Техниканы штрафстоянкага урнаштыралар.