

Башкортстан буенча гастрольләр кысаларында "Армия мәдәнияте көннәре"ндә биредә Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең «Кызыл йолдыз» һәм Ленинград хәрби округының фронт иҗат бригадасы артистлары чыгыш ясады. Вакыйга алдыннан биредә Белорет төбәген өйрәнүче һәм тарихчы Дмитрий Николаев җыйган экспозицияне күрсәтүгә әзерләгәннәр.
Төп экспонатлар арасында - узган гасырның 80нче еллары Совет Армиясе офицерының җиңел варианттагы һәм Америка танк бригадасы офицеры формалары. Фестиваль башлануга Дмитрийның яңа кызыклы элементы – 1981 елгы Америка формасы барлыкка килде. Ул хәрби кием турындагы фактларны да коллекцияли. Мәсәлән, Дмитрий сүзләренчә, СВОда ВСУ армиясе еш кына Америка формасын куллана. Ләкин яңасын түгел, ә америкалыларның үзләренә инде кирәк булмаганын.
Нигездә, Дмитрий Икенче Бөтендөнья сугышы темасы буенча әйберләр табарга тырыша. Коллекционер сүзләренчә, аның Русиядә иң эре мотоцикллар коллекциясе бар. Соңгы елларда спорт автомобильләре җыя. Мәсәлән, экспонатлар исәбендә - Советлар Союзының иң тизйөрешле «Эстония» автомобиле. Анда Башкортстан узышчысы йөргән: автомобиль УМПО командасында булган, хәтта двигатель дә шушы заводта җитештерелгән.
Коллекцияне белоретлы инде 25 елдан артык җыя. Беренче экспонат дип кобураны әйтергә мөмкин, аны ул әле балалар бакчасында тәрбияләнүче вакытта ук маркаларга алмашкан. Ул чагында ук аерым тарихлы предметларга тартылуны сизә идем, ди.
Хәзер галереяда төрле гаскәрләр формасы белән 50дән артык манекен бар. Коллекциягә каешлар, кительләр һ.б. кергән тулы комплектлар гына эләгә. Күргәзмәдә СВО сугышчылары алып килгән әйберләр дә бар.
Тәкъдим ителгән экспозиция – белоретлының зур коллекциясенең бик аз өлеше генә. Аны тулысынча "Дмитрий Николаев галереясында" даими күргәзмәдә күрергә мөмкин.
"Армия мәдәнияте көннәре" кысаларында махсус экспозицияләр Уфада һәм республиканың күп кенә шәһәрләрендә һәм районнарында ачылды. Башкортстанның барлык почмакларында фестиваль кысаларында 300гә якын чара үтә.
Фото: "Белорецкий рабочий"