+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 август 2025, 06:07

Фестиваль халыкларны берләштерде

20 июльдән 15 августка кадәр Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Владимир Волков Русиянең 7 субъекты вәкилләреннән торган оештыручылар командасы белән «Заоблачный фронт-2025» Халыкара хәрби-тарихи фестивален уздырды.  

Фестиваль халыкларны берләштердеФестиваль халыкларны берләштерде
Фестиваль халыкларны берләштерде

Чара, өч илдән һәм Русиянең 20дән артык субъектыннан катнашучыларны берләштереп, илнең мәдәни һәм тарихи тормышында якты вакыйгага әверелде.

Владимир Волков билгеләп үткәнчә: "Фестиваль — геройларны искә алу мөмкинлеге генә түгел, ә тарихи дөреслекне саклап калу омтылышында төрле ил һәм мәдәният кешеләрен берләштерү ысулы да. Ватаныбызны саклаучылар турында истә тоту һәм бу кыйммәтләрне киләчәк буыннарга тапшыру мөһим".

Фестивальнең төп максаты - Бөек Ватан сугышы вакытында Кавказны саклаганда һәлак булган геройлар истәлеген мәңгеләштерү.

2017 елдан башлап фестиваль эзләнү эшләре, күргәзмәләр, интерактив мәйданчыклар, сугыш күренешләрен реконструкцияләү һәм хәтта Эльбрус түбәсенә – Европаның иң югары ноктасына менү өчен масштаблы мәйданчыкка әверелде.

Быел чарада 300дән артык кеше катнашты, ә килүчеләр саны 7 меңнән артып китте.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас