

Үзенең үткәненә хөрмәт белән караучы, тарихны кадерләп саклаучы, бөек шәхесләрен ихтирам итүче, авылының бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртып яшәүче халыкның киләчәге дә матур, өметле була. Кырмыскалы районының Сарт-Нәүруз авылында да һәр кеше үзенең җаваплылыгын аңлап, туган җиренә тугрылык саклап, авылны тагын да күркәмрәк итү өчен зур тырышлык сала. Шуның нәтиҗәсе булып, соңгы елларда биредә байтак үзгәрешләр булды: авыл уртасында, халыкны яктылыкка, иманга чакырып, мәчет балкый, якында гына төрле сугышларда катнашкан һәм һәлак булган якташларына мемориаль комплекс төзелде, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы чикләрендә балалар мәйданчыгы барлыкка килде, су үткәрелде, юллар төзекләндерелә, төрле объектлар барлыкка килә.
Шушы көннәрдә авылда тагын бер истәлекле вакыйга – татар халкының бөек шәхесе Габдулла Тукайның 135 еллыгына һәм авылның 310 еллыгы уңаеннан төзелә башлаган скверны ачу тантанасы узды.
Шушы авылда туып-үскән кешеләр һәм анда яшәүчеләрнең көче, шулай ук Прибельский авыл биләмәсе хакимияте ярдәме белән булдырылган сквер һәм Габдулла Тукайга һәйкәлне ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар – Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Прибельский авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Наталья Суркова, шушы һәм башка бик күп изге эшләрнең башлангычында торучы, авылның Аксакаллар берлеге әгъзасы, Русия Торак-коммуналь хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре Наил Равилов катнашты. Әйткәндәй, кызыл тасманы кисү хокукы да аларга бирелде.
Наталья Анатольевна, кунакларны һәм барлык җыелучыларны сәламләп, Сарт-Нәүруз авылы халкының тырыш, уңган булуын һәм авылдагы барлык күркәм үзгәрешләргә фәкать халыкның активлыгы белән ирешелүен билгеләде.
– Берничә ел элек кенә биредә ташландык урын иде, һәм без, бергәләшеп, монда сквер ачарга кирәк, дигән карарга килдек һәм хәзер ул танымаслык булып үзгәрде: коймалап алынды, Тукайга һәйкәл барлыкка килде, башка арт-объектлар урнаштырылды, спорт мәйданчыгы төзелде, ял итү өчен урындыклар куелды, мәйданчык тирәли агачлар утыртылды – авылның олысы-кечесе биредә рәхәтләнеп ял итә ала. Әлбәттә, авыл халкының моңа вакыты бик булмаса да, узган саен скверда кешеләрнең, аеруча балаларның күп булуын күрәм. Димәк, эшебез бушка китмәде, Тукай скверы авыл халкының һәм кунакларның яраткан урынына әверелде, дип сөенәм, – диде авыл биләмәсе хакимияте башлыгы һәм активистларны тәбрикләп үтте.
Альфред Әмир улы да әлеге скверны “Габдулла Тукаебыз белән бәйле җәннәт бакчасы”, дип атады һәм бөек шәхесебезне искә алу урыннары, шул исәптән һәйкәлләр, Уфа, Туймазы шәһәрләреннән тыш, авыл җирлегендә санаулы гына булуын ассызыклап, изге эш башкаручыларга, аерым алганда Наил Сәйфелгалим улына һәм аның барлык ярдәмчеләренә рәхмәтләрен җиткерде. Милләтебезнең бөек шәхесе Исмәгыйль Гаспралының сүзләрен китереп, шулай бердәм булып, бер фикердә булып, алга барыйк, дип, изге эштә катнашкан сарт-нәүрузлыларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Үзенең чыгышында Наил Равилов Сарт-Нәүрузның тарихына да тукталып китте.
– Борынгы авыл ул. Сарт ыруы кешеләре Урта Азиядән XVII гасыр азагында Урал төбәкләренә килеп чыккан һәм иң матур урыннарны: Җилем тамагын, Агыйдел буйларын сайлаган һәм шунда төпләнеп калган. XIX гасыр азагында, крепостное право бетерелгәч, Минзәлә районының Әлим авылыннан да күченеп килүчеләр була. Авыл зурая, халкы да тырышлыгы, уңганлыгы, бердәмлеге белән аерылып тора. Сарт-Нәүрузның батыр ир-егетләре төрле сугышларда катнаша, аларның якты истәлеген мәңгеләштерү нияте белән 2018 елда мемориаль комплекс барлыкка килде – анда илебез азатлыгы өчен гомерләрен аямый көрәшкән барлык авылдашларыбызның исемнәре урын алды.
Безнең авыл халкы һәрвакыт белемгә омтылган. Борынгы вакытларда ук биредә мәчет һәм мәдрәсә булган. 1912 елда Сәхәбетдин Насыйров йортында урыс телендә тәүге дәүләт мәктәбе ачылган. Ул үзе бик белемле кеше була. Икетуган энесе Мәҗит Гафури аларга еш кына килеп йөри. 1913 елда Уфа шәһәрендә Габдулла Тукай белән Мәҗит Гафуринең соңгы очрашуы була. Димәк, Тукайны шулай зурлавыбызның сәбәпләре бик күп.
Бөек Ватан сугышына кадәр авылда ике катлы җидееллык мәктәп-интернат эшли. Анда районыбызның төрле авылларыннан килеп белем алалар. Мәктәп янганнан соң без укыган сигезьеллык мәктәп ачыла, – диде Наил Сәйфелгалим улы, барлык укытучыларын хөрмәт белән телгә алып.
Кызганычка каршы, авылның бөлгенлеккә төшү мизгелләрен дә искә төшерде авыл аксакалы. Узган гасырның 70нче елларында, терлек симертү совхозына кушылу нәтиҗәсендә, урындагы колхоз таркала, хәтта авылның атамасы да югалу дәрәҗәсенә җитә. Монда туып-үскән һәм шунда яшәүчеләр тырышлыгы белән соңгы елларда авыл яңа сулыш ала башлый, төзекләндерелә. Бу елларда башкарылган изге эшләрне санап, Наил Сәйфелгалим улы авылның киләчәген кайгыртып яшәүче барлык авылдашларына чиксез рәхмәтләрен белдерде һәм киләчәктә дә алган юнәлеш буенча эшне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады.
Скверны ачу тантанасы уңаеннан Прибельский авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре бай концерт программасы әзерләгән иде. Дарья Якунина һәм Линара Гафарова аны бик оста алып бардылар. Җыр-биюләр кунакларның чыгышлары, тәбрикләү мизгелләре белән үрелеп барды. Шулай ук, тантаналы чара чикләрендә авылның иң өлкән һәм иң яшь кешеләрен хөрмәтләп үттеләр, алтын туйларын билгеләүчеләрне һәм яңа гына өйләнешкән гаилә парларын бүләкләделәр. “Иң матур йорт”, “Иң яхшы шәхси хуҗалык” конкурсларына да йомгак ясалды, анда катнашучылар һәм җиңүчеләр лаеклы бүләкләрен алды.
Әлеге чара, һичшиксез, халык күңелендә тирән эз калдырды. “Туган тел” җырының моңлы аһәңе белән башланып, илебезне данлаучы җыр белән тәмамлануы ватанпәрвәрлек һәм милләтпәрвәрлек хисләрен яңартты, бердәмлекнең әһәмиятен ассызыклады. Һәр чыгыш, һәр сүз халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен чагылдырды.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.