

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча бер үтенеч уңай бәяләмә алды, икенчесе кире кагылды. Беренче мөрәҗәгать үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте өчен хөкем ителгән пенсионердан килгән.
Константин Толкачев хәбәр итүенчә, машина йөртүче идарә итүне башкара алмаган, машина, юл читенә төшеп, бетонга килеп бәрелгән. Кызганычка каршы, пассажир алган җәрәхәтләрдән үлгән.
─ Хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды, кылган эшенә тәүбә итте, әхлакый зыянны кайтарды һәм үзе уңай бәяләнә, ─ диде комиссия Рәисе. ─ Бу - катлаулы эш. Бер яктан, без гаепләнүченең тулысынча үкенүен, һәлак булучының гаиләсенә матди зыянны каплатуын һәм кимчелексез характеристиканы күрәбез. Икенче яктан ─ фаҗигале нәтиҗәләрнең кире кайтарылмавы. Комиссия әгъзаларының фикерләре икегә бүленде, әмма күпчелек тавыш белән комиссия үтенечнамәне хуплау карарын кабул итте, җәза максатларына ирешелде дип таныды.
Икенче үтенеч аеруча авыр җинаятьләр, шул исәптән талау, көч кулланып янап куркыту һәм кешене урлау өчен хөкем ителүчедән килгән. Константин Толкачев билгеләп үтүенчә, ир элек наркотикларның законсыз әйләнеше өчен җаваплылыкка тарттырылган булган.
─ Соңгы җинаятьләр төркем тарафыннан кылынган: алар фатирга үтеп кергән, хуҗаны кыйнаган һәм талаган, шуннан соң аны гаражга алып чыгып, янап куркытуны дәвам иткән. Бу очрак комиссия әгъзаларында шик тудырмады, ─ дип билгеләде Константин Толкачев. ─ Гаепләнүченең тотрыклы криминаль биографиясе бар, элек наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше өчен хөкем ителгән булган. Аның кылган җинаятьләре җәмгыятькә зур куркыныч тудыра һәм закон нормаларын тулысынча санга сукмауны күрсәтә. Мондый хәлдә ярлыкау турында сөйләү дөрес булмас иде.
Башкортстан Башлыгының тәкъдимнәре комиссия бәяләмәләре белән бергә Русия Президентына җибәрелә. Ярлыкау турында ахыргы карар Президент тарафыннан кабул ителә.
Фото: башинформ