+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 сентябрь 2025, 13:00

Төзелеш, транспорт һәм ТКХ мәсьәләләре контрольдә

Хөкүмәтнең Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган утырышында 2025 елның беренче яртысында төзелеш, транспорт һәм торак-коммуналь хуҗалык үсеше йомгаклары каралды.

Төзелеш, транспорт һәм ТКХ мәсьәләләре контрольдәТөзелеш, транспорт һәм ТКХ мәсьәләләре контрольдә
Төзелеш, транспорт һәм ТКХ мәсьәләләре контрольдә
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллыкта республикада торак төзелеше күләме 1,2 млн кв. метрдан артык тәшкил иткән, ел ахырына бу күрсәткечне 3 млн кв. метрдан артык дәрәҗәдә саклап калу планлаштырыла.

- Аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча эшне дәвам итәбез. Агымдагы елда бу максатларга 4 млрд сумнан артык акча каралган. Ярдәм 4,5 меңнән артык кешегә күрсәтелгән, - диде Андрей Назаров.

Республиканың социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм ел ахырына кадәр бурычлар турында төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов җентекләбрәк сөйләде. Ул искәрткәнчә, торакны файдалануга тапшыру буенча Башкортостан Идел буе федераль округы субъектлары арасында 2нче урында кала, Русия регионнары рейтингында -
14нче урында.

- Территорияләрне комплекслы үстерү буенча эш дәвам итә. Ел башыннан шәһәр төзелеше потенциалы 1 млн кв. метрга якын булган 12 шартнамә төзелгән, тагын 10 шартнамә төзү планлаштырыла. 2023 елдан барлыгы 34 килешү төзелде, торак төзелешенең планлаштырылган күләме 3,07 млн кв. м. тәшкил итәчәк. Шулай ук «Инфраструктура менюсы» механизмнарын үстерәбез. Социаль объектлар төзелеше өлешендә Уфада, Мәләвездә һәм Баймак районында 4 объект файдалануга тапшырылган, ел ахырына кадәр тагын 12сен төгәлләргә планлаштырабыз, - дип билгеләп үтте Артем Ковшов.

Юл тармагына килгәндә, быел республиканың Юл фонды күләме 44 млрд сум чамасы тәшкил итә. Әлеге акчалар кысаларында хәзерге вакытта кайбер эре объектларны реконструкцияләү һәм төзү эшләре алып барыла.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/27430/
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас