+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 сентябрь 2025, 14:30

Мошенникларның курьеры булган

Уфада 65 яшьлек хатынны мошенниклыкта гаеплиләр. Ул бу көнгә  ничек төшкән? 

Мошенникларның курьеры булганМошенникларның курьеры булган
Мошенникларның курьеры булган
Тикшерү версиясе буенча, былтыр июньдә өлкән яшьтәге ханым мошенникларның корбаны булган. Алдау юлы белән аңардан 2,7 млн сумга якын акча урлаганнар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, ә хатын-кыз зыян күрүче дип танылган. Шуңа карамастан, ул җинаятьчеләр белән аралашуын дәвам иткән һәм яңадан кармакка эләккән. Бу юлы алар аны курьер сыйфатында мошенниклык схемасына җәлеп иткән.

Акчага мохтаҗ хатын-кыз ризалашкан һәм өч тапкыр Уфада Кырмыскалы районында яшәүче 72 яшьлек хатын-кыз белән очрашкан, анысы, эре газ компаниясе акцияләренә инвестицияләр салам дип уйлап, гаепләнүчегә 280 мең сумнан артык акча тапшырган.

Барлык акчаларны гаепләнүче үзен алдаучыларның банк счетларына күчергән, 15 мең сум акча эшләгән.

Җинаять эшен тикшерү тәмамланган һәм асылы буенча карау өчен судка җибәрелгән.

фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас