Кырмыскалы районы хакимиятенә дә мондый борчулы хәбәрләр аз килми. Моны социаль челтәрләрдә дә күрергә мөмкин. Аеруча район үзәгендәге урамнарның торышы канәгатьсезлек тудыра. Чынлап та, автомобильләр агымы аеруча күп булган үзәк урамнарның торышы бигрәк начар хәлдә иде...
Әлбәттә, кар эрү белән Кырмыскалы юл төзү-төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре юлларны ремонтлауга тотына. Быел язын, мәсәлән, кайбер урамнардагы чокырларны ямап чыктылар. Кызганычка каршы, әлеге оешма банкорт дип игълан ителгәч, байтак бурычлары үтәлми калды. Шуңа бәйле район хакимиятенә мөрәҗәгатьләр бик күп килә. Аеруча район үзәгендәге Ходайбирдин һәм Киров урамнарындагы юлларның торышы быел күпләрне чыгырыннан чыгарды. Соңгы вакытта андагы чокырларны урап узу да мөмкин түгел иде, алар адым саен: берсенә эләкмим дисәң, икенчесенә барыбер барып керәсең. Биредә яшәүчеләр өчен генә түгел, эш буенча килүчеләр өчен дә зур уңайсызлык тудырды ул, чөнки халык еш мөрәҗәгать иткән байтак социаль учреждениеләр, оешмалар да, башлыча, шушы урамнарда урнашкан.
Эшлекле сәфәре белән апрель аенда районда булганда, республика Башлыгы Радий Хәбиров бу урамнарда асфальт өслеген яңартып, капиталь ремонт үткәрү бурычы куйды. Ниһаять, август аенда бу мәсьәлә хәл ителде. Киров һәм Ходайбирдин урамнарын төзекләндерү эшләре ике этапта башкарылды. Җәй урталарында юлның өслеген алып чыктылар. Бәхеткә, яңа асфальт түшәү дә озакка сузылмады. Эшләр план буенча 2026 елда гына тәмамланырга тиеш булса да, подряд оешмасы — “Башальянсстрой” җәмгыяте аларны агымдагы елда ук тәмамларга карар итте. Шунысын да билгеләргә кирәк, Ходайбирдин урамын төзекләндерү генә 16 миллион сумга төшкән. Төп эшләрдән тыш, берничә урында тизлекне чикләүче ясалма тигезсезлекләр урнаштырырга, башка урамнарга керү урыннарын төзекләндерергә, юл кырларын ныгытырга һәм 12 кое люгын урнаштырырга да кирәк. Бу эшләр дә ахырына якынлашып килә.
Ләкин хәзер инде кырмыскалылаларны тагын бер зур сорау борчый. Махсус билгеләр куелуына карамастан, бу урамнардан зур йөк машиналары үтә, димәк, шулай дәвам итсә, асфальт өслек озакка чыдамаячак. Әйткәндәй, бу сорау күптән түгел район хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Илдар Латыйпов белән үткәрелгән туры элемтә вакытында да яңгырады. Илдар Рәүф улы билгеләвенчә, йөк машиналары водительләре, махсус юл билгеләре куелуына карамастан, аны инкарь итә, ләкин бу мәсьәлә тиздән хәл ителәчәк, урамнарда видеокүзәтү системалары урнаштырылачак. Юл кагыйдәләрен санга сукмаучыларны ул тәртипкә китерергә тиеш.
Ленин урамында яшәүчеләр дә тавышка, тузанга зарлана. Бу исә биредә даими рәвештә зур йөк машиналары йөрү белән бәйле. Урам киң түгел, асфальт өслекнең дә торышын яхшы дип булмый. Шуңа карамастан, транзит урам булып санала ул – аның аша Уфа – Инҗәр – Белорет юлына чыгалар. Биредә йөк машиналарының йөрүен тыеп булмый, бары тик хәвефле йөкләр ташырга гына рөхсәт ителми. Әлегә бу мәсьәлә ачык калса да, бу урамда яшәүчеләрнең проблемасын хәл итү юлларын эзләячәкбез, шулай ук тиешле инстанцияләргә дә мөрәҗәгать итәчәкбез, диде Илдар Латыйпов, Ленин урамында яшәүчеләрнең бу мәсьәләгә кагылышлы соравына җавап биреп.
Юллар торышы җәяүлеләрне дә борчуга сала. Мәсәлән, узган елда район үзәгендәге Чапаев урамында республика программасы ярдәмендә тротуарлар салынды. Ләкин бер ел гына үтүгә карамастан, автомобиль юллары белән тоташкан урыннары җимерелә башлаган. Күптән түгел Юл хуҗалыгы идарәсе белгечләре килеп, аның торышын тикшергәннәр һәм агымдагы ел ахырына кадәр тротуарның җимерек урыннарын төзәтергә һәм асфальт түшәргә ышандырганнар.
Шулай ук Юл хуҗалыгы идарәсе карамагында булган Атҗитәр-Никитино юлына да ремонт таләп ителә. Җәй үтеп бара, ә әлегә эшләр башланмаган. Шулай да боз урыныннан кузгалган – проект-смета документлары төзелгән, эшләрне башкарачак подряд оешмасы билгеләнгән, димәк, ел ахырына кадәр бу юл да тәртипкә китереләчәк дигән ышанычтабыз. Яңа Кыешкы авыл биләмәсендә яшәүчеләрдән дә мөрәҗәгатьләр бар – быел Яңа Кыешкы авылыннан Үтәгәнгә, шулай ук Морза һәм Мөкәй авылларына юллар ремонтланырга тиеш иде. Илдар Рәүф улы моңа бәйле дә ачыклык кертте: әлеге вакытта проект-смета документларын әзерләү төгәлләнеп килә, бу мәсьәлә ел ахырына кадәр хәл ителәчәк, дип билгеләде ул.
Әлбәттә, район хакимиятенә юлларның торышына зарлану, канәгатьсезлек белдерү белән бәйле мөрәҗәгатьләр генә килми. Социаль челтәрләрдә башкарылган эш өчен рәхмәт белдерүләр дә байтак. Бу аңлашыла да, бер проблема да игътибарсыз калмый, алар эшкә алына, әһәмиятенә һәм мөмкинлекләргә карап, хәл ителә бара. Үзебез дә уңайлыкларга шулкадәр өйрәндек кебек. Чокырлы юлдан күпмедер араны үтү дә хәзер зур проблема булып тоела. Исебезгә төшерик әле итек киеп, урамнан баткак ярып йөргән вакытларны. Машина батып, аны барлык авыл белән, трактор яисә атка тагып тартып чыгаруны да хәзер күзәткәнебез юк. Шуңа зарланырга әллә ни сәбәп юк та кебек, ләкин заман да үзгәрде шул. Юллар – тормыш артериясе, дип юкка әйтмиләр. Күп нәрсә аларның яхшы һәм сыйфатлы булуына бәйле. Гади генә бер мисал: авыллар арасындагы кайбер участокларның бик начар хәлдә булуы сәбәпле, таксистлар да анда барудан баш тарта. Ә үз машинасы булмаган кеше нишләргә тиеш?! Әйе, авыл кешеләре кайдадыр барып килү өчен генә түгел, көндәлек тормышын алып бару өчен дә яхшы юлларга мохтаҗ. Балаларны мәктәпкә илтергә, авыруларны хастаханәгә алып барырга, пенсионерларны социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә китерергә – болар барысы да яхшы юллар булганда гына мөмкин. Шул ук вакытта уңайлы юллардан йөрү вакытны экономияли һәм хәрәкәт хәвефсезлеген дә арттыра.
Кыскасы, юллар – ул тормыш өчен генә түгел, ә икътисад, туризм һәм социаль үсеш өчен дә мөһим әһәмияткә ия инфраструктура. Шуңа күрә юлларны төзүгә һәм ремонтлауга даими игътибар бирелергә тиеш.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.