+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 сентябрь 2025, 13:15

Үзәккә үткән проблема хәл ителде!

Халык мөрәҗәгатеннән соң берничә районда юлларга вакташ түшәлде.

Үзәккә үткән проблема хәл ителде!Үзәккә үткән проблема хәл ителде!
Үзәккә үткән проблема хәл ителде!
Җиде көндә Республикага идарә итү үзәге халыкның 6846 мөрәҗәгатен теркәгән. Аларның саны, узган атнадагы белән чагыштырганда, 875кә арткан.

Иң күп хәбәр юллар буен-ча — 1766. Бу үткән атнадагыга караганда 327 шәрехкә күбрәк. Ешрак чокырларга зар­ланганнар, шулай ук, юлларны ремонтлауны сораганнар. Тротуарларны төзекләндерү, юллар төзелеше, җәяүлеләр кичүләре буенча комментарийлар калдырганнар.
 
Төзекләндерү темасы икенче урында — 1172 мөрәҗә­гать. Яшел үсентеләрне карап-тоту, җәмәгать киңлек­ләрен төзекләндерү һәм аларны чүп-чардан арындыру буенча язганнар. Шулай ук, ут булмау һәм территорияләрне су басу буенча хәбәрләр теркәлгән.
 
Торак-коммуналь хуҗалык темасы өченче урында — 1104. Иң күп мөрәҗәгатьләр кайнар, яки салкын су тәэминаты буенча килгән.
 
Менә хәл ителгән берничә инцидент. Уфаның Калинин районында яшәүче ханым социаль челтәрләрдә Георгий Мушников урамында 2нче йорт ихатасындагы балалар мәйданчыгына игътибар итүне сораган. Аның сүзләренчә, монда комлыкны сүткәннәр һәм эскәмияне ватканнар. Хәбәрне ЦУР хезмәткәрләре теркәгән. Район хакимияте тиешле хезмәтләр белән элем­тәгә керәчәкләрен һәм проблеманы кыска вакыт эчендә хәл итәчәкләрен хәбәр иткән. Икенче көнне адрес буенча “ЖЭУ-67” хезмәткәрләре чыгып, эшкә керешкән. 5 сентябрьдә белгечләр эскә­мияне ремонтлаганнар һәм комлык урнаштырганнар. Ә шәрехләрдә әлеге хатын барысына да эшләре өчен рәхмәт белдергән.
 
Архангель районында Архангель – Благовещенка — Яңа Чишмә — Комәрле автобус маршруты эшли башлаган. Бу хакта урындагы халык сораган, алар үтенечне 18 апрельдә республика Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битендә белдергән. Хәбәрне “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән. Район хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. Яңа маршрутны эшләтеп җибәрү өчен пассажирлар агымын, юлларның һәм юл буе корылмаларының торышын тикшергәннәр. Аннары Архангель – Благовещенка – Яңа Чишмә маршрутын Комәрле авылына кадәр озайтырга булганнар. Хәзер автобус атна саен сишәмбе көннәрендә расписание буенча йөри.
 
Чираттагы инцидентның хәл ителүен Тәтешле райо­нының Уядыбаш авылында яшәүчеләр зарыгып көткән: монда торак пунктка керү юлына вакташ түшәгәннәр. Көзен һәм язын юлдан үтеп булмавы турында 2023 елның ноябрендә авыл халкы социаль челтәрдә язган. Комментарийны ЦУР роботы теркә­гән.
 
Район хакимиятендә бу проблема турында белгәннәр: юл участогын капиталь ремонт планына кертүне көткән­нәр. Былтыр сентябрьдә аукцион игълан итү өчен документлар әзерләнгән, подрядчы оешма билгеләнгән һәм ремонтка керешкәннәр. Подрядчы барлык эшләрне быел июльдә тәмамлаган.
 
Мөрәҗәгатьләрдән соң Бакалы районы үзәгендә Зотов һәм Соколов урамнарындагы тыкрыкка юл салынган. Бу үтенечне Бакалы районы халкы Кире элемтә платформасына язган. Район хакимияте хәбәр итүенчә, 1 сентябрьдә юлга вакташ түшәлгән.
 
Уфа районының Булгаково авылындагы Уфимская урамында да юл салганнар. Бу хакта урындагы халык сораган. Алар үтенечләре белән Радий Хәбировның “туры элемтә”сенә былтыр декабрь­дә мөрәҗәгать иткән. Социаль челтәрләрдә комментарийны ЦУРның мәгълүмат системалары теркәгән. Уфа районы хакимияте хәбәр итүенчә, проблема турында белгәннәр: Булгаково авылындагы юлны ремонтлау быелгы эш исем­легенә кертелгән, акча килүен генә көткәннәр. Июльдә юл хезмәтләре торак пунктта эшләрне башкарып чыккан.




Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас