+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 сентябрь 2025, 17:25

Наркотик сатучылар тоткарланган

Кичә Белоретта полиция хезмәткәрләре наркотик матдәләрне законсыз сатып алуда шикләнелүче ике кешене тоткарлаган.

Наркотик сатучылар тоткарланганНаркотик сатучылар тоткарланган
Наркотик сатучылар тоткарланган
1,1 грамм наркотик салынган пакетны полиция хезмәткәрләре 42 яшьлек хатын-кызда тапкан һәм тартып алган.

Шулай ук, бу көнне УГРО хезмәткәрләре 25 яшьлек егетне тоткарлаган. Тикшерү барышында анда 1,7 грамм чамасы булган порошоксыман матдә салынган пакет табылган. Экспертиза нәтиҗәләре аның наркотик булуын раслаган.

Шикләнелүчеләр гаепләрен тулысынча таныган. Аларга карата җинаять эшләре кузгатылган.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас