+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 сентябрь 2025, 16:20

Япь-яшь кешеләр дә алдана

Стәрлетамакта җинаятьчеләр гамәлләреннән 20 яшьлек студент зыян күргән.

Япь-яшь кешеләр дә алдана
Япь-яшь кешеләр дә алдана

Ул полициядә аның белән мошенникларның мессенджер аша элемтәгә керүе һәм үзләрен, янәсе, дәүләт структуралары хезмәткәрләре һәм мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре дип таныштыруы турында сөйләгән. Алар, электрон көндәлек алып баруда һәм дустанә булмаган дәүләтләргә иганәчелек итүдә егетне гаепләп, 700 мең сум күчерергә күндергән.

Октябрьскийда аферистлар 27 яшьлек кешедән 1,5 миллион сумнан артык акча алдап алган. Ул интим хезмәтләр күрсәтү сайты "хезмәткәрләре" кармагына эләккән.

Бәләбәйдә 48 яшьлек кешегә берничә тапкыр «элекке эш урыныннан хәвефсезлек хезмәткәрләре» исеме астында билгесез кешеләр шалтыраткан. Мошенниклар иргә шәхси мәгълүматлары таралу куркынычы турында хәбәр иткән һәм чит кешеләр аның исеменнән кредит рәсмиләштерүне булдырмас өчен ашыгыч чаралар күрергә киңәш иткән. Нәтиҗәдә, корбан аферистларга 650 мең сум күчергән.

Сак булыгыз! Билгесез шалтыратучыларга акча күчермәгез, ә иң яхшысы: билгесез номердан шалтыраталар икән, телефонны алмагыз!

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас