+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 сентябрь 2025, 12:00

Һәр өченче кеше мошенниклар белән очрашкан

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларыннан күренүенчә, былтыр республика халкы мошенниклар тозагына эләгеп, 4,4 миллиард сум югалткан.

Һәр өченче кеше мошенниклар белән очрашканҺәр өченче кеше мошенниклар белән очрашкан
Һәр өченче кеше мошенниклар белән очрашкан
Көзге сессиянең беренче пленар утырышында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары кибермошенниклыктан зыян күргән гражданнарның хокукларын яклауга юнәлтелгән закон проектын караячак.

– Проектта акча, күчемсез милек яки башка төр милек урлау өчен Интернет-технологияләр кулланган мошенниклар корбаны булган Башкортстанда яшәүчеләр Дәүләт юридик бюросыннан бушлай юридик консультацияләр һәм кирәкле документлар әзерләүдә ярдәм алачак, – диде парламент спикеры Константин Толкачев. – Юристлар хезмәте, шулай ук, балигъ булмаган балалары, яки эшкә сәләтсез тәрбияләнүчеләре мондый җинаятьләрдән зыян күргән ата-аналарга һәм опекуннарга да күрсәтеләчәк.
 
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларыннан күренүенчә, былтыр республика халкы мошенниклар тозагына эләгеп, 4,4 миллиард сум югалткан. Тулаем алганда, ил буенча кибермошенниклыктан күрелгән зыян күләме өчтән бергә арткан – 147 миллиардтан 200 миллиард сумга кадәр.
 
Русия Банкының еллык сораштыру нәтиҗәләре буенча, узган елда финанс кибермошенниклыгының теге яки бу төре белән илнең һәр өченче кешесе очрашкан, шул ук вакытта аларның 9 проценты акчаларыннан мәхрүм калган.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас