+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 сентябрь 2025, 06:10

Кабак уңышы – хоспис файдасына

Кырмыскалы районының Үтәгән авылы халкы изгелек акциясенә кушылды.

Кабак уңышы – хоспис файдасынаКабак уңышы – хоспис файдасына
Кабак уңышы – хоспис файдасына

Заманында Үтәгән авылының һәм аның уңган халкының даны еракларга таралган иде. Үзенең ахирәтләре белән шикәр чөгендереннән рекордлы уңыш алуга ирешеп, шушы авыл килене Банат Батырова республикабызда хатын-кызлар арасында беренчеләрдән Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды. Авыл халкы бүген дә уңганлыгы, тырышлыгы, ярдәмчеллеге, җиргә булган сөюе белән аерылып тора, данлыклы традицияләрне дәвам итә. Хәзер биредә һәрбер йорт хуҗасы күпләп кабак үстерә. Быел изге күңелле авыл халкы, Халыкара хәйрия көне чикләрендә оештырылган Уфа халыкара марафонына кушылып, үстергән мул уңышның бер өлешен Уфа хосписына тапшырды.

“Кабак-фест” тарихы

Ике елга бер тапкыр республика дәрәҗәсендә үткәрелеп килгән Кабак фестиваленә нигезне Үтәгән авылы халкы салды. Тәүге елларда иң зур һәм эре кабак үстерүчеләрне билгеләү өчен урамнар арасында ярыш оештырылса, арытаба фестивальгә районыбызның башка авыллары да кушылды һәм “Кабак-фест” – Кырмыскалы брендына әверелде. Ә узган елда ул республика статусы алды – бәйгегә республикабызның җиде районыннан катнашучылар килеп, үзлә­ренең якларында үстерелгән иң зур кабакларны һәм алардан әзерләнгән ризыкларны тәкъдим итте. Әлеге проектның авторы – шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкилнең эшчәнлеген тәэмин итү буенча Аппаратның әйдәүче консультанты Айрат Искәндәров билге­ләвенчә, “Кабак-фест” – ул бары тик кабак бәйрәме генә түгел, анда авыл хезмәтчән­нәренең бердәмлеге, хезмәт сөючән­леге һәм җиргә мәхәб­бәте дә чагыла. Ә фестиваль көнендә авыл мәчете янындагы мәйданда чын мәгънәсендә бәйрәмчә мохит тантана итте. Милли киемнәр кигән халык җырлый, бии, төрле уеннарда катнаша. Һәрбер өстәлдә кабактан әзерләнгән ризыклар – кабак боткасы, кабак коймагы, кабак бәлеше… Һәм, әлбәттә инде, бәйрәм­нең төп герое – төрле зурлыктагы һәм формадагы кабаклар тезелеп киткән.

Шәфкатьлелеккә юл ачык

Быел Кабак фестивале үткәрелмәсә дә, үтәгәнлеләрнең бакчаларында эре-эре кабаклар тәгәрәп үсте. Күп булса да, бу файдалы да, тәмле дә яшелчәне кая куярга дигән проблема тумый: нинди генә ризыклар әзерләмиләр бит, шул ук вакытта бер өлеше мал азыгына файдаланыла, ә артып калганы белән ихлас уртаклашалар. Әйткәндәй, үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче урындагы фермер – махсус хәрби операциянең беренче көннәренән үк Туган илебез сагына басып, хезмәт чорында байтак дәүләт бүләкләренә, шул исәптән “Батырлык өчен” орденына лаек булган, кызганычка каршы, агымдагы елда батырларча һәлак булган Радик Йөзлек­баевның хуҗалыгына да тапшыралар.
Ә Халыкара хәйрия көне чиклә­рендә һәм Уфада үткән Халыкара марафонга кушылып, авыл халкы Уфа хосписына ярдәм күрсәтергә карар итте. Шушы авылның активисты Айрат Искәндәров билгеләвенчә, спортчыларны һәм изгелек кылырга теләү­челәрне берләштергән бу акциядә төрлечә катнашып була: кемдер акча түләп, марафонда йөгерә, икенчеләр акча җыю игълан итә һәм барлык җыелган акчалар “Уфа хосписы”на тапшырыла. Ә үтәгәнлеләр, авыл старостасы Дилара Кодайгулова һәм активист Айрат Рим улы җитәк­челегендә үзләренчә өлеш кертте – бер йөк кабакны хосписка тапшырды. Әйткәндәй, әлеге очрашуга һәм халыктан җыелган ярдәмне кабул итәргә килгән хоспис вәкиле Галина Гугина үзе дә 1 миллион сум акча җыю игълан иткән, изге күңелле кешеләр үз өлешен кертә, ди ул – балаларның туклануын тәэмин итүгә бу сумманың бер өлеше җыела башлаган.
“Туган авылым халкы бик актив, уңган, төрле дәрәҗәдәге бер генә чарадан да читтә калмыйлар. Безнең дә изгелек акциясендә катнашасыбыз килә”, — дип мөрәҗәгать итә Айрат Искәндәров әлеге хосписка. Әлбәттә, изгелеккә юл ачык – аларның бу тәкъдименә шатланып риза булалар һәм “Уфа хосписы” хәйрия фондының фандрайзеры Галина Гугина билгелән­гән вакытка Үтәгәнгә килеп тә җитте.
Айрат Рим улы, тәү чиратта, кунакны авылның тарихы, активистлары белән таныштырып чыкты. Бирегә “Агыйдел гүзәлләре” фольклор ансамбле әгъзалары, шулай ук авыл тормышында кайнап яшәгән кеше­ләрнең бер өлеше килгән иде. Аларның һәрберсе турында сөйләп, авылдашларына мактау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде Айрат Рим улы. Мәсәлән, Гәүһәр апа Моталапова 80 яшьтән узса да, авылның иң актив һәм абруйлы кешеләренең берсе: шигырьләр яза, тегә, бәйли, чигә, кул эшләре күргәз­мәсе белән аны һәрбер чарада күрергә мөмкин, шул ук вакытта авыл билә­мәсе, район тормышында да актив катнашып, авылының киләчәген кайгыртып яшәүчеләрнең берсе ул. Әлеге очрашуга да ул милли киемдә килде. Гөлгенә һәм Заһир Батталовлар бер йөк кабак китерсә, яшь гаиләләр дә читтә калмады – Гөлгенә һәм Айтуган Батталовлар җиңел машиналарында иң эре һәм тәмле кабакларны китереп тапшырды. Кыскасы, җыелу­чыларның берсе дә буш кул белән килмәде: кабактан тыш, шифалы дару үләннәрен дә күчтәнәчкә биреп җибәрделәр.
Галина Гугина, үз чиратында, Уфа хосписы турында сөйләп, аның белән якыннан таныштырып үтте. “Уфа хосписы” дип аталса да, ул башкала халкы өчен генә түгел, биредә респуб­лика­бызның төрле поч­мак­ларында яшәүче авыруларга ярдәм күр­сә­­­телә. Дәва­ланмый тор­ган авырулардан инте­гү­­челәр үзләренең гомер көзен биредә медицина хезмәт­кәр­ләре, психологлар һәм башка белгеч­ләр карамагында авыртусыз, уңайлы шарт­­­­­ларда үткә­рә. Авы­ру­лары озакка сузылган һәм паллиатив статуска ия булган кешеләр, мәсәлән, инсульт кичерү­челәр, берничә атнадан торган “социаль каникуллар” дәва­мында дәвалану курслары үтеп, авырулары белән көрәшүгә көч алып һәм яшәү тәмен тоярга өйрәнеп, җайлап үз тормышына кайта. Шул ук вакытта хоспис авыр хәлдә калган гаиләләргә дә ярдәм итә: гигиена чаралары, инвалид коляскалары, медикаментлар һәм башка җиһаз­лар, шул исәптән сулыш алу корылмаларын да авыруларга бушлай биреп тора. Шулай да иң мөһиме – җан җылысы, биредә үз эшен яраткан, ярдәм итәргә ашкынып торган изге күңелле кешеләр эшли, ди Галина. Әйт­кәндәй, ул үзе дә нәкъ шундый күр­кәм сыйфатларга ия. Авыл халкы да аны тәү күрүдә үз итте: уңыш-казанышлары турында да сөйләделәр, борчу-кайгылары белән дә уртаклаштылар.

Изге бурыч үти

Берничә ел элек кенә барлыкка килүенә карамастан, хосписның ярдә­ме бәһалап бетергесез. 2018 елда авыру балаларның ата-аналары дин әһелләре белән берлектә республика Башлыгы Радий Хәбировка хоспис кирәклеген сорап мөрәҗәгать итә. Радий Фәрит улы да, төбәктә мондый учреждение булмаганлыктан, моның мөһимлеген билгеләп, ярдәм итәргә әзерлеген белдерә һәм гомум көч белән 2020 елда хоспис төзелеше башлана. Эре предприятиеләр, шул исәптән Башкортстан сода компаниясе, шәхси эшкуарлар, изге күңелле кешеләр төзелешкә һәм бинаны җиһаз­ландыруга зур өлеш кертә. Ярдәм итүчеләр бүген дә бик күп. Хоспис канаты астындагы автоном коммерция нигезендә булмаган медицина оешмасында 120 медицина хезмәткәре һәм хәйрия фондында унлаган кеше хезмәт сала. Балалар өчен — 22, өлкәннәр өчен 45 урынга тәгаенләнгән хосписның стационары аша гына елына бер меңнән артык кеше үтә. Шул ук вакытта 600дән артык авыру кеше булган гаиләләргә йортларында ярдәм күрсәтелә. Әлбәттә, хоспис дәүләт тәэминатында булып, субсидияләр исәбенә яшәсә дә, ул акчаның күп өлеше медицина юнәлешенә: кыйм­мәтле дарулар алуга, хезмәт хакы түләүгә китә, шуңа халыктан килгән ярдәм дә бик мөһим. Һәм иң мөһиме – ул бар! Галина әйтүенчә, көн саен кешеләр килеп, хәлләрен белешә, нәрсәгә мохтаҗ булуларын сорап, шул юнәлеш буенча ярдәм итә.
Менә үтәгәнлеләр дә хәзер хезмәт­тәшлек җепләрен ныгытырга ниятли. Әлеге хосписның нинди изге башлангыч белән барлыкка килүе, аның эшчәнлеге белән танышканнан соң, аларның ярдәм итү теләге тагын да артты. Кабактан тыш, башка авыл хуҗалыгы продукциясен хәзер, мөмкин­лекләр табып, үзләре дә илтеп бирәчәк.

Авыруларга ярдәм итү – үзеңә ярдәм итү

Сәламәтлек – зур байлык, дибез. Бу чынлап та шулай. Кызганычка каршы, кешелек тарихында һәрвакыт авырулар булган, һәм аларга карата мәрхәмәтлелек күрсәтү – җәмгыятьтә иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Бүген медицина үсеше белән авыруларны дәвалау мөмкинлеге артса да, кайбер чирләрне әле дә җиңеп булмый. Менә шундыйларны Уфа хосписы үзенә сыендыра. Биредә аларга медицина ярдәме генә күрсәтелми, авыруларның тормышын җиңеләйтәләр, яшәү көче бирәләр. Мәрхәмәтлелек, миһер­банлылык, ярдәмгә әзер булу – һәрберебезнең йөрәгендә булырга тиеш. Чөнки авыру кешегә ярдәм итү – ул үзеңә ярдәм итү дигән сүз. Үтәгәнлеләр дә авыру кешеләргә аз гына булса ярдәм итә алуларыннан үзләренә күпме көч-дәрт алды, күңелләре күтәрелде һәм бу саваплы эшне киләчәктә дә дәвам итәргә рухланды.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Автор фотолары.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас