+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 сентябрь 2025, 10:15

Мәдәни мирас сакланырга тиеш!

20 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада Ленин исемендәге паркны реконструкцияләүнең барышы белән танышты.

Мәдәни мирас сакланырга тиеш!Мәдәни мирас сакланырга тиеш!
Мәдәни мирас сакланырга тиеш!

Республика башкаласында иң борынгы паркларның берсенә 1869-72 елларда нигез салынган, аның гомум мәйданы 7,5 гектар тәшкил итә.

Паркка соңгы күләмле реконструкция 1980 елда үткәрелгән. Агымдагы елның 12 маенда җәмәгать киңлеге килүчеләр өчен ябык булды, биредә эшләр башланды. Паркны «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында төзекләндерәчәкләр.

Паркны караган вакытта подряд оешмасы вәкилләре республика Башлыгына төзекләндерү кысаларында ике фонтанны реконструкцияләү, яңа җәяүлеләр һәм йөгерү юлларын төзекләндерү, яктырту һәм видеокүзәтү системасын модернизацияләү, яшелләндерү планлаштырылуы турында сөйләде. Гражданнар сугышы Геройлары һәйкәленә һәм БАССР бүләкләре белән стелаларга реставрация ясалачак. Парк төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булганлыктан, аның барлык төп элементлары һәм объектлары сакланачак.

Бу вакыт эчендә төзүчеләр фонтаннарны һәм яктырту терәкләрен сүткән, 18 мең квадрат метрдан артык брусчатка, баскыч маршларының гранит баскычлары реставрацияләнгән, канализация, су белән тәэмин итү торбалары, автополив монтажлана, кое астына тимер-бетон боҗралар урнаштырыла. Шулай ук башка төр эшләр дә башкарыла.

- Без парклар буенча эшли башлагач, «Первомайский», «Волна» паркларын, «Журавли» скверын төзекләндердек. Аннары Аксаков бакчасына килдек һәм менә хәзер монда эшләр башланды. Көч тә, акча да җыйдык дип әйтергә була, чөнки парк зур, мәдәни мирас бик күп. Без менә шушы гүзәллекне, шундый искиткеч табигатьне, агачларны сакларга телибез, һәм шул ук вакытта, әлбәттә, аны яңартырга кирәк. Федераль акчалардан башка, әлбәттә, реконструкция мөмкин булмас иде диярлек. Шуңа күрә программаларда катнашырга кирәк. Быел без тарихи кече шәһәрләр конкурсында җиңдек. Эшлисе эшләр бар, - диде Радий Хәбиров.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас