Алар билгесез кешеләрнең интернет-кибеттә акча эшләү тәкъдименә ризалашкан.
Курьер функцияләрен үтәп, алар наркотикларның эре партиясен табу координатларын алган, аны алга таба төбәк территориясендәге яшерен урыннар аша таратканнар.
Тәртип сакчылары аларның җинаять эшчәнлеген туктаткан: 74 «яшерен урын»нан тыелган матдәләрне алганнар.
Гүзәл затлар гаебен таныган. Суд аларга 11 ел 6 ай һәм 13 ел гомуми режимлы холык төзәтү колониясендә утыру рәвешендә җәза билгеләде. Җинаятьчел төркемнең башка катнашучыларына карата җинаять эше материалларын аерым производствога бүлеп чыгардылар.
фото: башинформ