

Искәртәбез, скверга 2016 елда нигез салынган иде, 2020 елда биредә Дорофеев һәм Коммунистик урамнары ягыннан тротуарга асфальт, брусчатка җәю, яшелләндерү һәм урамнарны яктырту буенча эшләр башкарылды.
Подрядчы оешма вәкилләре тимердән койманы һәм ян ташларын алмаштырулары, юлның, җәяүлеләр юлларының өслекләрен һәм һәйкәл куелган мәйданчыкларны яңартулары, яңа яктырту урнаштырулары турында сөйләде. Монда шулай ук цемент вазалар һәм Мансур гранитыннан кашпо урнаштырачаклар, газон һәм чәчәкләр утыртачаклар. Барлык эшләрне 30 октябрьгә тәмамларга планлаштыралар.
Соңынан республиканың күренекле дәүләт эшлеклесе, 1969-87 елларда КПССның Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре Мидхәт Закир улы Шакировка һәйкәл куелачак.
Фото: башинформ