+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 сентябрь 2025, 16:05

Киберҗинаятьләр саны кимегән

Кибермошенниклык - хәзерге дөньяның төп хәвефләренең берсе. Русия буенча мондый җинаятьләр үсеше 30 процент чамасы тәшкил итә.

Киберҗинаятьләр саны кимегәнКиберҗинаятьләр саны кимегән
Киберҗинаятьләр саны кимегән
Үзенең социаль челтәрләрендә Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, Башкортстанда мондый җинаятьләр саны - 4,5 процентка, зыян 4,3 процентка кимегән. Бу күрсәткечләр уртак тырышлыкның уңай нәтиҗә бирүен күрсәтә.

"Радий Фәрит улы кушуы буенча Башкортстанда 2025-26 елларга без киберҗинаятьләрне профилактикалау буенча мошенниклык схемалары санын киметүгә һәм халыкның санлы грамоталылык дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән күләмле программа эшләдек. Аны гамәлгә ашыруның беренче ярты елында төбәктә яшәүче 620 меңнән артык кешене үз эченә алган 400дән артык уку чарасы уздырылган. Пенсионерларга, социаль хезмәтләр хезмәткәрләренә, эшсез һәм аз керемле гражданнарга игътибар бирәбез", — дигән мәгълүмат бирде Андрей Назаров.

Программада өч юнәлеш буенча 29 чара бар: мәгълүмати-мәгьрифәт эшчәнлеге, белем бирү эшчәнлеге, хакимият органнарының киң җәмәгатьчелек һәм хәвеф-хәтәр куркынычы булган халык белән үзара хезмәттәшлеге чаралары.

Укыту чаралары 11 мең кешене колачлаган.

Андрей Назаров Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына киберҗинаятьләрне профилактикалау буенча чаралар программасын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә һәм халыкның иң йомшак катламнарына, аларның финанс грамоталылыгын арттырып, аерым игътибар бирергә кушты.

Автор фотосы.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас